Яңа елдан хезмәт хаклары артачак
Бу хакта Путин боерыгы бар
Дәүләт Думасы минималь хезмәт хакын 13 890 сумга кадәр арттыру турында закон проектын өченче укылышта кабул итте. Әлеге закон 2022 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк, дип хәбәр итә РИА Новости.
26 октябрьдә Россия Хөкүмәте беренче укылышта хуплаган закон минималь хезмәт хакы күләмен 13 617 сум итеп билгеләү тәкъим итте. Соңрак Россия Президенты Владимир Путин әлеге сумманы 13 890 сумга арттырырга боерды.
Быел минималь хезмәт хакы 12 792 сумны тәшкил итә иде. 2020 елдан башлап сумма ил буенча медианалы хезмәт хакы нигезендә исәпләнә.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев