Беркемнең дә «сандыгы» буш түгел: тормыш сынаулары турында уйланулар
Язмыш сынауларын – зур сабырлык белән
... Мин әлеге поездда кайтучылар янына килеп утырганда, алар бәхетсезлек һәм сынаулар темасына сөйләшәләр иде инде. Ирексездән, әлеге сөйләшүчеләрнең шаһиты булырга туры килде.
Башта сүз озак авырып яткан танышларын соңгы юлга озату турында барды. – Тикмәгә генә олы кешеләр “ансат авыру, тиз үлем“ сорамыйдыр шул Ходайдан. Урында яткан кешегә дә авыр, тәрбияләгәнгә дә. Ярый инде балаларының мөмкин кадәр хәлен җиңеләйтергә тырышып, яхшылап тәрбияләргә сабырлыклары җитте, – диеште апалар.
– Бәхетсезлек миңа 35 яшемдә үк килде, – дип кушылды күршесе. – Эшкә үз аягы белән чыгып киткән иремнең машина астында калып формасын югалткан үле гәүдәсен генә алып кайттылар. Ике балам да мәктәптә генә укыйлар иде. Аларны аякка бастыру кыенлыклары ялгыз башка икеләтә авыр булды. Ирсез хатын-кызга иң читене – нахак сүз күтәрү. Тормыш арбасын үзе генә тартучы кешенең күңел чисталыгын исбатлап йөрергә көче дә, вакыты да калмый. Менә шулай китек күңел белән гомер үтеп бара. Язмышка шулай язылган, күрәсең, – дип тәмамлады сүзен сабырлыгы йөзенә чыккан ханым.
Сүзгә икенче күршесе кушылды:
– Язмышның иң зур сынавы – газиз балаңны югалту. Улымны соңгы юлга озатканга – 15 ел. Аны искә алмыйча үткәргән унбиш көн дә юк. Көтеп алган сабыен мәктәпкә укырга озатырга да өлгермичә фани дөньяны калдырып китте ул. Дөньяда иң бәхетсез кеше – баласы кара гүрдә ятканы. Урамда әтисе белән җитәкләшеп барган сабый күрсәм дә, ул яшәгән шәһәр исемен әйтсәләр дә, хәтта улым йөрткән кебек машина очраса да күзгә яшь тула. Бертуктаусыз кан саркып торган яра ул, – дип күз яшьләре белән сөйләде ул.
Яннарында тыныч кына утырган ябык гәүдәле ападан да:
– Синең язмышыңда да сынаулар булгандыр инде? – дип сорамый калмадылар.
Бераз дәшми торгач, ул акрын гына сөйләп китте.
– Яшьтәшләрем тәмле сыйлар белән көтеп торган әниләренә кунакка кайтканда, мин каты авырулы әниемне карарга йөрдем. “Нишләп мондый язмыш нәкъ менә миңа икән“, дип, башкаларга күрсәтми генә елый идем. Аннары ирем үлде. Тегесе кайгы булмаган икән, менә монысы кайгы дип елыйм инде. Озак та үтми, Чечня сугышыннан да исән-сау кайткан улым юл һәлакәтендә вафат булды. Тегеләре олы кайгы булмаган икән, менә монысы кайгының да кайгысы, дип елый башладым. Менә шулай елый-елый гомер итәм, башкаларны да күзәтәм. Кемдер өметсез авыру баласын терелтергә омтылып яши, кемнеңдер йорты янып көлгә әйләнгәч зур тырышлык куеп яңасын төзи, кемдер авыру булган хәлдә дә кулдан килгәнчә дөнья көтәргә омтыла, кемдер баласын мәңгелеккә озата. Озын сүзнең кыскасы, беркемнең дә “сандыгы“ буш түгел. Мин дә кайгыларны күп күрдем инде, башка хәсрәтләр күрергә язмасын дип, булганына шөкер итеп яшим хәзер. Мин бәхетсез дип тә әйтә алмыйм, “Менә бусы – чын бәхетсезлек“ дип әйтердәй әллә ни күрермен дип куркам, Аллаһ сакласын.
...Аның әйткәннәрен аңлап бетерү өчен барыбыз да бик озак тынлыкта утырдык…
Асия КОРБАНГАЛИЕВА
*Изображение сгенерировано с помощью нейросети.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев