Бәхет (Әгерҗедән Наилә Харисова ХИКӘЯСЕ)
Наилә Ясәвиевна - Таҗи Гыйззәт премияме иясе
Кояш күк гөмбәзенең иң югары ноктасына менеп кунаклаган да кыздырыпмы кыздыра.Эсселектән табигатьтәге бар җан иясе тынып калган. Авылда бала-чага белән карт-корыдан башка беркем дә юк. Печән эшенә ярамаган карчыклар гына ишегалдында эш табып бераз йөриләр дә:
-Янгын-фәлән генә чыкмасын. Авыл белән утырып янабыз бит, ходаем,-дип, корыган агач тамырына охшаган кул чукларын каш өстенә куеп, тирә-юньгә күз салалар, белгәннәрен укып, тәбәнәк өйләре биргән күләгә астына ашыгалар.
Олы юлдан бер хатын бара. Мәрзия исемле ул. Коры елга авылыннан. Бер кулында төсе уңып беткән яулыкка төйнәлгән төенчек, икенчесендә иске чүәкләр. Яланаяк юл тузанына китереп баскан саен, бармак арасыннан пырхылдап тузан күтәрелә. Аякларны көйдереп алырдай кызу юл хатынның соңгы көчен суыра сыман. Адымнары торган саен салмаклана.
Мәрзия, кул аркасы белән чигәсеннән агып төшкән тирен сөртеп, алга таба күз салды. Шөкер, Усаклыга күп калмаган икән. Авылда берәр агач күләгәсе табып ял итсә, урамдагы коедан алып салкын су эчсә, өенә кайтып җитәрлек хәл керер, шәт.
Сиртмәле коега якынлашканда, хатынның аягын сөйрәрлек тә хәле калмаган иде. Кое чиләге суга кадәр бик озак төште. Әллә кызу җәйдән куркып, суы шулай тирәнгә качкан, әллә кое сиртмәсен тартып төшерү бик авыр булды-аңламассың.
Йотлыга-йотлыга кое суын эчте дә якындагы агач күләгәсендәге чирәмгә утырды. Сусыллыгын югалтып бетермәгән үлән сәмум җиленнән хәлсезләнгән тәненә рәхәтлек бирде. Хатын ирексездән күзләрен йомды. Я ходай, шушында гына сузылып ятып, бер-ике сәгать йоклап аласы иде!
Кичке ашка өстәлгә сыңар телем дә куелмаганын күреп, кайнанасы Сәрви карчык эштән эт булып арып кайткан киленен чакырып алды.
-Килен, болай балаларны ачтан тилмертеп булмас.Теге еллардан бирле саклап килгән берничә бөртек бирнәлегем бар. Каракүл базарына барып кара әле,-диде.
Кайчандыр хәлле нәселдән булган кайнанасының вәкарьлеген еллар да алып бетерә алмаган. Тыштан гына ул гап-гади авыл карчыгы сыман. Ике улының сугыштан әйләнеп кайтмавын да Сәрви карчык үзенчә кичерде: күз яшен берәүгә дә күрсәтмәде, кычкырып берәүгә дә ләгънәт укымады. Бары озак-озак вакытын чаршау эчендә намазда уздырды. Сугыштан гарипләнеп кайтып өйләнгән, берничә елдан яраларының сызлавына түзә алмыйча китеп барган кече улының тол хатынына гына бераз йомшарды. Яшьли ятим калган оныкларын үстерешә. Хуҗалык мәшәкатьләрен дә үз өстенә алды.
Килен кайнанасында шушы вәкарьлектән башка затлы нәселдән тагын нидер калгандыр дип уйламый иде.
Сәрви карчык, дулкынланып, кулындагы төргәкне килененә сузды. Иреннәр дерелдәвеннән сүзләре өзелеп-өзелеп чыга:
-Балалар хакына гына... Әткәй мәрхүм Мәкәрҗә ярминкәсеннән чин сәүдәгәрләреннән алып кайткан иде...
Килене, төргәкне чишеп җибәрүгә, телсез калды.Үз гомерендә аның мондый матурлыкны күргәне юк иде.Түгәрәк эскәтернең чит-читләренә ләлә чәчәкләре төшкән.Уртасында, алтын читлегеннән чыгып, тавис кош купшылана.
-Әнкәй, син уйлап бирәсеңме моны?
Карчык, бер сүз дә әйтмичә, чаршау артына кереп югалды.
Каракүл базарына кеше рәтендә барып керим дип чыгып киткәндә, җәйге таң да сизелми иде әле. Базарда аның товарын алырдай кеше табылмады. Киресенчә, сәләмә генә киенгән хатынның затлы эскәтер тотып торуына сәерсенеп, шикләнеп торучылар күренде. Мәрзиядә сату кайгысы бетте. Һәр базарда булган кебек, иснәнеп йөрүчеләр монда да җитәрлектер. Андыйларның күзенә чалынганчы, исән чакта таярга кирәк моннан дип, хатын эскәтерне төйнәде дә күрше авылныкыларга ияреп, кайтыр юлга чыкты. Үзе генә кайтырга курыкты. Эскәтерсез дә, акчасыз дә кайнанасы янына кайтып күренүдән коты очты. Җанын иң әрнеткәне балалары янына буш кул белән кайту иде. Юлдашларыннан аерылып, калган юлны ялгыз атлаганда, хатынның җанын шул сорау гына телгәләде.
-Нишләргә? Берсеннән-берсе кечкенә ике ятимне ничек аякка бастырырга?
-...Хәлең киттеме әллә?
Мәрзия үзе утырган агач төбендәге эскәмияне дә, шунда таякка таянып утырган карчыкны да шунда гына шәйләде.
-Ардыңмы әллә, дим, балам?
Әйтерсең, соңгы елларның авырлыгы күңел түренә тыгызлап тутырылган да ташып түгелергә шушы карчыкның йомшак сүзен генә көтеп торган. Хатын күз яшенә генә түгел, бәгыреннән ташып чыккан ярсуга буыла-буыла елап җибәрде. Елады да сөйләде, сөйләде дә елады.
-...Ардым шул, бик ардым. Юклыгыннан да ардым, эшеннән дә, колхозыннан да ардым. Ни йөзем белән балаларым алдына кайтып керим хәзер. Алар бит мине дүрт күз белән көтеп торалар, балакайларым. Әни ипи алып кайта, дип көтәләр. Бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы эшләп, балаларыңны туйдырырлык та рәтең булмасын инде! Сугыш беткәнгә дә никадәр гомер узды бит инде. Кайчан ял күрер дә безнең башлар, кайчан тамак туяр!?
Карчык, башы шомарып беткән таягына ияген куеп тыңлап торган җиреннән, корт чаккандай сикереп торды, тирә-ягына каранды.
-Чү,балам, акрынрак. Кое сиртмәсенең дә колагы бар. Мондый сүзләрне кычкырып сөйли торган заманмыни!
-Булса булыр инде, түзәрлегем калмады, - дисә дә, хатын такмаклаудан туктады. Сүзе беткәч тә елады әле. Аннары аркасын агачка терәгән килеш тынып калды. Күңеле бушап, бераз тынычланып калган кебек булды. Янында утырган карчыкны да онытты бугай. Аның кайту юлына борылган уйларын карчыкның сүзләре бүлде:
-Бәхетле...Нинди бәхетле син...
Хатынның күзләре зур булып ачылды. Нинди хисләр кичерүен үзе дә аңлап бетермәстән:
-Бәхетле? Минме бәхетле?-дип кенә әйтә алды.
-Әйе, син бик бәхетле әле. Бик бәхетле, балам. Сине балаларың көтә. Син аларга кирәк. Кирәк булудан да зуррак бәхет юк ул. Менә безнекеләр киттеләр дә оныттылар. Аталары белән мин кирәк түгел хәзер. Кеше балалары кебек сугышта үлсәләр, җиңелрәк булыр иде кебек.
Акыл кабул итә алмастай сүзләргә хатынның җавабы юк иде. Тын калып, уйларына чумып, күпме утырганнардыр. Беренче булып карчык урыныннан күтәрелде.
-Син кузгалмый тор. Мин хәзер!
Карчыкның ябык гәүдәсе янәшәдәге өйнең урыс капкасына кереп югалды. Озак та үтми зур гына төргәк тотып килеп тә чыкты.
-Менә, балаларыңны туйганчы ашат. Карт белән безгә күп кирәкми. Безне кортларыбыз туйдыра, аллага шөкер. Быел да бал әйбәт булырга охшаган.
Хатын мич җылысы да суынып бетмәгән икмәкне күкрәгенә кысты. Икенче кулы белән эскәтер төрелгән төргәкне карчыкка сузды.
-Юк,юк! Син аны кайнанаңа алып кайтып бир.Ул аның яшьлеге, бәхетле чагының истәлеге...Үзең дә онытма: син бик бәхетле әле бүгенгә, син бик кирәк кеше!
Мәрзия, рәхмәт укый-укый, карчык белән саубуллашты да авыл юлына борылды. Бераз киткәч, артына борылып карады.Үсмер бала кебек кенә калган ябык карчык, таягына таянып, һаман аның артыннан карап тора иде.
-...син бәхетле әле бүгенгә, бик бәхетле!
Колагында шул сүзләр яңгырап, аны озата бара. Хатын кичкә борылган көннең бөркүлеген дә сизмичә, йөгерә-атлый өенә ашыга. Бәхетле иде ул, чынлап та бик бәхетле иде бу минутларда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев