Шагыйрәнең икенче китабы дөнья күрде
Исәнбайда яшәп иҗат итүче каләм остасы, ветеран мөгаллимә Фәридә Җәмилеваның шигырьләр тупланган яңа китабы табадан төште. Ул “Күңел йомгакларын сүткәндә” дип атала. Бу – Фәридә ханымның икенче китабы.
Исегезгә төшерәбез: каләм остасының “Гомер ике килми” дип аталган тәүге китабы узган елның ахырында дөнья күргән иде. Апрель аенда шагыйрәгә 75 яшь тула. “Бу китапларым – юбилейга олы бүләк”, – ди Фәридә апа.
ххх
Кырык ел гомерен педагогикага багышлаган ветеран мөгаллимә мәктәптә укыганда, хезмәт елларында каләм тибрәтсә дә, аның ныклап иҗатка кереп китүе лаеклы ялга чыккач була. Вакытлы матбугат басмаларын укучылар, интернет челтәрләрен күзәтеп баручылар сизәдер, иҗат белән иң актив шөгыльләнүче райондашларыбызның берсе ул Фәридә апа. Соңгы дистә ел эчендә генә алты калын дәфтәрендә берничә йөз шигырь урын алган аның. Моның өстенә, “Әдәби марафон”, “Әниләр марафоны” кебек масштаблы проектларда да бик актив катнаша. Бик күп газета-журналлар, әдәби китаплар укый. Һәр шигырен тормыш шигаре итеп алырлык шагыйрь Әнгам Атнабаев иҗатын ярата. Үзенең иҗаты да темалар төрлелеге белән аерылып тора. Туган як, туган авыл, мәктәп, мәхәббәт, гаилә, әти-әнигә багышланган шигырьләре күп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев