Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
әдәби сәхифә

Туган нигездән аермасын Ходай

(хикәя) - Әни, әнием, әбине дә чакырыйк инде чәй эчәргә. Аның да эчәсе килгәндер, көн кызу бит. Бүген ашамаган да әле ул. Зөләйха карчык оныгының өзгәләнеп әйткән сүзләрен ишетеп ята. Килене генә әллә ишетми, әллә ишетмәмешкә генә салыша. Ишетә икән, әнә, тавышы чыкты. Карчык бүлмә тактасы аша саркып чыккан зәһәр...

(хикәя)

- Әни, әнием, әбине дә чакырыйк инде чәй эчәргә. Аның да эчәсе килгәндер, көн кызу бит. Бүген ашамаган да әле ул.

Зөләйха карчык оныгының өзгәләнеп әйткән сүзләрен ишетеп ята. Килене генә әллә ишетми, әллә ишетмәмешкә генә салыша. Ишетә икән, әнә, тавышы чыкты. Карчык бүлмә тактасы аша саркып чыккан зәһәр тавыштан сискәнеп китте:

- Без ашагач ашар.

Әллә оныгының өзгәләнүеннән, әллә үзенең шушы көнгә калуыннан карчыкның күңеле тулды, кайнар күз яшьләренең ачысын иренәрендә тойды ул. Ничек кенә шушы көнгә калды соң әле ул?! Бик тыныч кына яши иде бит үзенең Зиреклесендә.Өе дә менә дигән иде. Ире мәрхүм үләсе елның җәендә генә бик әйбәтләп сипләтеп, матур итеп тышлатып, түбәсен дә калай белән яптырып куйды. Гел курчак өе иде инде менә."Безнең гомергә монысы да җитәр, тыныч кына яшик",--дигән карчыгына каршы ул:"Яшибез әле, карчык, бездән соң да әйбәт калсын, балалар да бар бит әле",--дип җавап биргән иде.Парлап рәхәтләнеп озаклап яшәргә генә насыйп булмады үзләренә,бигрәкләр генә иртә гүр иясе булды шул.Нигезендә үзе генә калгач та ике еллап яшәде әле карчык. Карты белән алты малай үстергәннәр иде.Кечесе, атасы үлгәч, туган нигезгә кайтмакчы да иде,хатыны риза булмады, юкса шушы авыл кызы-күршедә генә үскәнбик инсафлы бала кебек иде. Кияүгә чыкканчы, фермада сыер сауды.Кайту турында сүз чыккач:"Бер киткәч кайтаммы соң!"-дип, авыз да ачтырмады.Эшләре дә әллә ни түгел иде:тулай торактан биргән бер бүлмә өчен берсе урам себереп,икенчесе идән юып йөрде.Малай юаш булды шул,юкса бер дә авылдан китәм дип үсмәде,кендеге җиргә береккән иде.Агроном булам дип, институтка читтән торып укырга да керде,шәһәргә киткәч,ташлады,ике генә елы калган иде,югыйсә.Абыйлары, дөрес, сирәк-мирәк кайткалап киткәләделәр.Исән-сау булсалар, карчык шуңа да канәгать: эш кешеләре бит,гаиләләре бар.Аннан соң шул төпчегеннән кала һәммәсе шәһәр тирәсендә менә дигән бакчалы йорт җиткереп керде.Тормыш көтәргә бик әвәс булып, әтиләренә охшап үсте олылары. Төпчеге генә үзенә охшаган:бик юаш. Зөләйханың үз пенсиясе үзенә җитә иде, шуңа бик борчырга тырышмады ул улларын.Бик кирәкле эшләрен, пенсиясеннән өлеш чыгарып,күршеләрдән эшләтте; сөткә дә банка тотып кешегә кермим дип, кәҗә асрады.Кәҗәсе карчыкка иптәш тә булды.Менә шулай, нигезендә яшәп,тыныч кына шунда үләрмен дип,Ходайдан гел ансат үлем сорады карчык.Язмаган икән .Һаман шул кече улы инде,беркөн хатыны белән кайттылар да малае, кыенсынып кына:

­­--Әни,фатир алмакчы идек,акча җитеп бетми,--диде.

Аннан соң,бик тәмле телләнеп, Зөлфиясе сөйләп китте:

--Сиңа да ялгызың гына яшәү авырдыр,безнең белән шәһәрдә яшәрсең.Балалар да үстерәсе килә инде.

Карчык теләмәсә дә ризалашты.Бала бәгырь ите шул, ничек каршы киләсең. Ничә ел торып та, балалары булмауга да бик эче поша иде әни кешенең. Яхшы йорт-җирне алучы кеше дә тиз табылды, хакын да сатулашып тормады: әйбәт түләде. Атна дигәндә, Зөләйха шәһәр карчыгы булды да куйды.Яңа фатирда кояш ягына караган бүлмәсенең тәрәзә төбенә авылдан алып килгән яран гөлләрен дә утыртып куйды карчык. Тик ни гаҗәп: авылда ел әйләнәсе шау чәчәктә утырган гөлләр монда бер тапкыр да чәчәк атмады. Корымадылар да, артык үсмәделәр дә-гел бер көйгә утыра бирделәр. Карчык үзе дә шул гөл хәлендә иде:бик сагынды Зиреклесен,бик җирседе ул. Оныгы тугач,бераз онытылды,аның белән кайнашты.Бала ның баласы балдан татлы дип,юкка гына әйтмиләр шул.Бик татлы Азат оныгы. Анысы да әби сарлы булып үсте,гел янында булды, әти-әнисе алып кайткан тәм-томны да әбисенә авыз иттерми калмый.Килен дә бик өзелеп төшмәсә дә,алай чыдарлык иде. Узган көздә өч яше тулган Азатны бакчага бирделәр дә,ничектер, әби кирәксезрәк булып калды.Их, өе булса,ике дә уйлап тормыйча Зиреклесенә кош булып очар иде. Мондый матур җәйге көндә дүрт стена арасында, кадерсез булып, эшсез утыра торган карчыкмыни ул?!.Бәрәңгесен эшкәртер, яшелчәләренә су сибәр, бакчасыннан өлгергән җиләк-карлыганын җыеп алып кереп, пешереп, яран гөлләргә күмелгән тәрәз каршындагы өстәле артында тәмле итеп кайнар чәен эчәр, ә кичен күрше ахирәтләре белән капка төбендәге карты ясаган эскәмиядә гапькуертыр иде. Их...Күрше бүлмәдә чынаяк шалтырый, эчеп туйдылар,бугай, телевизор кабыздылар. Малае бүген төнге сменада, кичке аш чәй белән чикләнде, ахрысы. Зөләйха карчык догаларын укып , күзләрен йомды: җәйге төн бер саплам җеп озынлыгында гына.Иртән,улы кайткач, килене эшкә киткәч эчәрләр әле чәйне, тәмләп,кара-каршы утырып...

Розалия КӘРИМОВА.

Яңавыл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев