Агрызские вести

Агрызский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фотоконкурс "Коса – девичья краса" ГОЛОСОВАНИЕ ЗАВЕРШЕНО

Арсланова Назлыгөл

17 сентября 2018, 10:48

Матур озын толым  турында барлык хатын-кызлар да хыяллана,тик кайберәүләр генә аңа ия була. Чәчегез матур булганын теләсәгез, аны сакларга кирәк. Ничек дисезме?  Чәчләрнең сау сәламәт булуы, беренче чиратта кешенең организмына бәйле. Дөрес тукланырга, җиләк-җимеш, яшелчәләрнең чәчләргә булган файдасын әйтеп бетергесез. Медикларның сүзенә колак салып, көнгә 2 литрга якын су да эчеп алсаң, барлык органнар өчен дә үтәли файдалы була.

Ә инде озын чәч үзенә бер гүзәллек!   Без авыл жирендә яшәгәч, әллә каян эзләп йөрмибез,үзебезнең кул астында булган "натураль продукт"лар кулланабыз.  Минемчә, гүзәл ханымнар озын чәчле булырга тиеш, тик шуны онытмаска кирәк- озын чәчләргә бик зур игътибар һәм вакыт кирәк. 

Кычыткан суы чәчне ныгыту өчен менә дигән. Берничә сабак кычыткан өзеп, яхшылап салкын суда юалар да, өстенә кайнар су агызып, 1 сәгать тоталар. Бераз су кушып чәчне чайкасаң, чәч матур булып ялтырап торыр. Бернинди майлар да кушарга кирәкмәс! Файдасы бик күп!!!

Галерея

Комментарии

  • аватар

    Il'nur

    0

    0

    ??

    • аватар Без имени

      0

      0

      Матур, озын толым бизи

      • аватар

        Назлыгуль Арсланова

        0

        0

        матууур

        • аватар

          Ринат Аглямов

          0

          0

          Матуркай????

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик тэ чибэр, Собханалла