Агрызские вести

Агрызский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурс "А вам слабо?" ГОЛОСОВАНИЕ НАЧАЛОСЬ

Зарипова Фәнилә

28 февраля 2019, 13:35

Минем әбием Зарипова Фәнилә Гәрәй кызы Җиләкле Чишмә авылында дөньяга килә. Хәзер ул Кичкетан авылында гомер кичерә.”Күптән инде тарих битләрендә генә калса да туган авылымның җиләкле тау битләре, аллы-гөлле чәчәкле тугайлары, челтерәп аккан чишмәләре һаман да төшләремә кереп йөдәтә”-ди әбием туган авылын юксынып. Шул сагынуларын беразга гына булса да басу өчен ул буш вакытларында кулына ыргак, төсле җепләр алып менә шушы матурлыкны тудыра.”Бәйләгән чәчәкләрем, җиләкләрем мине туган авылыма алып кайткандай була “-ди әбием. 77 яшен тутырган кадерле әбиемне мин чын күңелемнән якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән котлыйм һәм алдагы көннәрендә дә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы белән бәхетле, озын гомер итүен теләм калам.

Нет комментариев