Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш–су осталары

Хуҗабикәләргә тәмле рецептлар

Тиз әзерләнүче, җиңел һәм тәмле ризыклар

Французча итле бәрәңге
Тиз әзерләнүче, җиңел һәм тәмле ризык бу.
Кирәк: уртача зурлыктагы 4-5 бәрәңге, 500 грамм тавыкның ак ите, 2 данә помидор, 250 грамм сыр, 2 аш кашыгы майонез, тәменчә тоз, борыч.  
Әзерлибез: тавык итен юка итеп турыйбыз һәм төябез. Бәрәңге һәм помидорны боҗралап юка итеп турыйбыз. Сырны вак угычтан уабыз. 
Фольганың чит-читләрен бөгеп, тәлинкә формасында дүрт-биш савыт ясыйбыз. Аны майлап башта бәрәңге, аннан ит тезәбез. Һәр катламнан соң тәменчә төз, борыч сибәбез. Иттән соң майонез сылыйбыз. Аның өстенә помидор тезәбез, юка гына итеп майонез сылыйбыз, тагын бер кат бәрәңге җәябез. Майонездан соң күп итеп сыр сибәбез. Алдан кыздырылган духовкага тыгып, 180 градуста 40-50 минут пешерәбез. 

Чөгендерле салат
Кирәк: 1 пешкән чөгендер, 1 тозланган сельдь балыгы, 1 баш кызыл суган, 200 грамм яшел борчак, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, петрушка. 
Әзерлибез: чөгендерне һәм балыкны саламлап, суганны ярымбоҗралап турыйбыз. Барысын бер савытка салабыз. Шуңа вак итеп туралган петрушка, борчак өстибез. Борыч сибәбез дә көнбагыш мае белән болгатабыз. 

ДӘМЛӘМӘ
Төшке, кичке ашка менә дигән ризык. Төп шарты – барлык ингредиентларны да эре итеп турарга. 
Казанның төбенә аз гына май салып туралган үрдәк ите (күркә, тавык ите дә ярый) тезәбез. Тоз, борыч сибәбез. Ит өстенә суган, кишер, бәрәңге салабыз. Тозлыйбыз, борычлыйбыз. Туралган кәбестә салабыз. Кәбестә яфракларының эрерәкләре белән өстен каплыйбыз. Тоз, борыч, укроп, петрушка да ярый, лавр яфрагы салып, тәлинкә белән бастырабыз да капкачлыйбыз. 
10 минут кызу утта тотканнан соң, акрын утта 40 минут үз согында пешерәбез.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев