«Әдәби марафон»ның ел йомгаклары
Мәгариф

«Әдәби марафон»ның ел йомгаклары

Казанда китап укучыларның «Әдәби марафон-2026» нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды

Быел Әгерҗе районы марафонда катнашучылар саны буенча 4нче урын алды. Әгерҗе районнан 140 катнашучы.

«Әдәби марафонда «Иң актив мәгариф учреждениесе-2026» номинациясендә Әгерҗе районы мәгариф учреждениеләре - җиңүче. Менә алар: 3нче, 4нче шәһәр мәктәпләре, Кадыбаш, Исәнбай, Иж-Бубый, Көчек, Салагыш мәктәпләреннән барлыгы 57 укучы.

«Остаз укытучысы» номинациясендә оста әдәби әйдаман эльмира Рәсулева җиңү яулады һәм ТР мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

«Остаз китапханәче» номинациясендә көмеш әйдаман Миләүшә Шәйхетдинова - җиңүче.


Нет комментариев