Тәлгать ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН – Кичкетаңда гына түгел, Әгерҗе районында иң оста гармунчыларның берсе
Элек кенә түгел, хәзер дә сәхнәләрне моңга күмүче җырчы ул. 70 яшенә якынлашып килгәндә дә дөньяларын онытып гармунда уйный, яшьлек җырларын хәтерендә яңарта.
АВЫЛ ЕГЕТЛӘРЕННӘН КЫЗЫГЫП
Нәселләрендә гармунчылар юк аларның. Ә менә Барҗы егете Тәлгатьнең балачактан күңеле гармунга тартыла. Сәбәбе дә бар: күрше-тирәдә үзеннән өлкәнрәк егетләр Зөлфәт Гатин, аның энеләре Илфат, Рифат гармунда шәп уйныйлар! Кечерәкләргә дә гармун төймәләренә басарга рөхсәт бирәләр.
– Дүртенче сыйныфта укыганда минем “Тульская” гармуным бар иде инде. Әти-әни – колхозчылар. Хезмәт хаклары ташка үлчим. Әмма минем “гармун кирәк” дигән теләгемә каршы килмәделәр. 50 сум тора иде ул вакытта гармун, – ди Тәлгать абый.
“Әниемнең җылы кочагы”н өйрәнүдән башланган көйләр артканнан-арта бара. Тора-бара Барҗы егете Тәлгать авылның, җирлекнең иң оста гармунчысына әйләнә.
Ә тәүге “Тульская” гармуны – хәзер дә өйләрендә булган җиде гармун арасында иң кадерлесе. Чөнки ул – ун яшьлек малайга канатлар куйган, сәнгать дөньясына алып кергән уен коралы. Алтмыш ел узса да, анда бүген дә рәхәтләнеп уйнарга була.
9 сыйныфта әти-әнисе биргән 120 сум акчага Тәлгать Ижауга барып баян сатып ала. Ул да гомерлек дустына әйләнә.
– Үз гомеремдә нинди генә гармуннарда уйнап карасам да, күңелемә иң якыны – шушы баян, – ди Тәлгать абый.
АРМИЯДӘН СОҢ – МӘКТӘПКӘ
Мәктәп тәмамлагач та Тәлгатьнең теләге сәнгать юлыннан китү була. Ул Алабуга культура-агарту училищесының хор бүлегенә укырга керә. Әмма бер ел укыганнан соң армиягә алалар. Ә хәрби бурычын үтәп кайткач мәктәпкә эшкә чакыралар.
– НВП (башлангыч хәрби әзерлек) дәресләренең мәктәпләргә кертелә башлаган вакыты. Әлеге фән укытучылары да армиядән кайткан яшь егетләр иде, – ди Тәлгать абый.
Ул эшли башлаган 1977 елда Барҗы мәктәбе Кичкетаңга күченә. Шул елларда су басу зонасына эләккән авылны да күченергә мәҗбүр итәләр.
Шуннан соңгы хезмәт биографиясе мәктәп белән бәйле Тәлгать Хаҗимөхәммәт улының. Хезмәт кенәгәсендә башка бер язу да юк! НВП, физкультура, җыр дәресләрен алып бара. Ә дәресләргә килгәндә, аларның гармун белән узган вакытлары да күп була. Сафка тезелү һәм хәрби җыр бәйгеләренә дә укытучы абый укучыларны гармунга кушылып җырларга өйрәтә.
УТЫЗ ГРАДУС САЛКЫНДА ДА УЙНЫЙ ИДЕМ
Тәлгать абыйның башын кыек салып, күзләрен йомып җырлаганын сәгатьләр буе тыңлап утырырга була.
– Әти-әнием Хаҗимөхәммәт белән Гөлҗәүһәр икесе дә бик матур җырлыйлар иде. Әтием маллар көткәндә гел моңланып йөрде. Мин кулга баянны алсам: “Улым, син мин яраткан “Авыл көен” уйнамыйсың инде”, дия иде. Ә уйнап җибәрсәм, йөзендә канәгатьлек хисләре чагыла. Сагындыра шул чаклар, – диде дә Тәлгать абый әтисенең яраткан көен сузып җибәрде.
Аргы очтан атлар килә,
Безгә кала тузаны.
Алда гомер бардыр барын,
Сагындыра узганы.
Аны күпләр “халык җырчысы” дип йөртәләр. Заманында авыл, район сәхнәләрен генә гөрләтеп калмыйча, Казанга кадәр барып җиткән үзешчән артист ул. Яшь чагында җәмәгате Гөлфия белән парлап “Каз канаты” бию ансамбленә йөргәннәр. Бер генә концерт-кичә дә Тәлгатьнең гармун уйнавыннан һәм җырлавыннан башка узмаган. Туйлар, егетләрне армиягә озатулар дисеңме?
– Төнге сәгать 12дә дә ишек шакучылар була иде. Беркайчан “юк” димәде. Баянын алып чыгып китте, – ди Гөлфия апа.
– 30 градус салкыннарда да уйный идем мин! – дип елмая Тәлгать абый.
Әле алар егет булган чакларда магнитофоннар да булмаган. 80нче еллар – Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фидан Гафаров иҗатларының гөрләп чәчәк аткан вакыты.
– Аларның җырларын радиодан бер-ике тыңлыйбыз да, аннан үзебез баянда уйнап сәхнәгә чыгып җырлыйбыз! Эх, яшь чаклар! – ди дә Әлфия апаның “Картаямыни соң йөрәк?” җырын суза.
Әкрен генә, сиздермичә
Яшьлек гомерем үтә.
Күңелем һич тә картаймый,
Һаман да нидер көтә...
ИҢ ЗУР БӘХЕТ
Тәлгать абый белән Гөлфия апа 45 ел парлап гомер кичерәләр. Аларны да гармун һәм җыр таныштыра. Һәм гомерлек юлдашлары да – җыр. Тәлгать абый гармунын кулына алса, өчәр сәгать моңланып утыра ала. Гөлфия апа бу вакытта тамашачы да була, кушылып җырлап та ала.
– Элегрәк телевизордан гармунчылар уйнаганда мин кулга баянны ала идем дә аларга кушылып көйләрне суза идем. Әнә шулай шомардык инде уйнарга, – ди ул.
Тәлгать абыйның гомере уйнап, җырлап кына узган дип ялгыша күрмәгез! Гыйззәтуллиннар өч балага гомер бүләк иткәннәр. Гөлназ, Гөлүзә, Фәргать җырлыйлар да, кирәк икән гармунда да уйныйлар. Фәргать турында “ярты сәгатьтә бер көйне уйнарга өйрәнә иде”, ди Тәлгать абый.
Биш онык та җыр-биюгә гашыйк. Казанда яшәүче Фәргатьнең 2 сыйныфта укучы улы Камил Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында уза торган спектакльләрдә малай рольләрен башкара. Әби-бабай өчен оныкларның уңышлары – иң зур бәхет ул.
Тәлгать абый әле дә тик торуны белми. Маллар асрыйлар, бал кортлары тоталар. Яшьрәк чакта хуҗалыктагы барлык агач эшләрен үз куллары белән башкарган оста да ул.
Ә аз гына буш вакыты булуга һәрвакыт кулына гармунын алган.
– Ул – минем балачак, яшьлек кенә түгел, ә гомерлек дустым, – ди Тәлгать абый...
Нет комментариев