Россиядә халыклар бердәмлеге елы
Кадрәктә “Айда унала!” (“Әйдә, кунакка!”) проекты тормышка ашырыла башлады. Җәйдән бирле кадрәклеләр мари мәдәниятенә “кагылу” мөмкинлеге тудыралар: милли ризыклар белән сыйлыйлар, элеккеге җырларны тыңлаталар, тыпырдавыклы мари, шул исәптән данлыклы “сигезле” биюләрен тәкъдим итәләр, кул эшләре буенча мастер-класслар уздыралар.
ЭКСКУРСИЯ ГЕНӘ ТҮГЕЛ
Һәр ике атна саен яңа кунаклар кабул итәләр. Биредә Барҗы-Ятьчә, Казан, Чаллы, Алабуга, Ижау, Пермьнән кунаклар булып киткәннәр инде. Күптән түгел Әлмәттән телевидение төркеме эшләгән.
Туристик проектның инициаторы – махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Олег Исаевның кызы Александра. “Әйдә, кунакка” – экскурсия генә түгел, ә хәтерне саклау, туган авылны яшәтү теләге ул. Александра экскурсияләрне үзе уздыра, традицияләр турында сөйли, көнкүреш белән таныштыра.
– Без биредә булучыларның чын мари мәдәниятенә кагылу хисен тоюын һәм милли кыйммәтләрне саклауның әһәмиятен аңлап китүләрен телибез, – ди Александра.
ҺӘРКАЙСЫНЫҢ – ҮЗ РОЛЕ
Әлеге эшкә авыл халкы да тиз кушылып киткән.
– Бүген командада унбиш хатын-кыз һәм һәркайсының үз роле бар, – дип сөйли авыл активисты Мария Артемьева.
Кадрәктә әбиләрдән, әниләрдән калган әйберләргә сакчыл караш яши. Хатын-кызлар элеккеге җепләрне, кайчандыр шуларда якыннары йон эрләгән кабаларны алып килгәннәр. Барысы да сакланган һәм алар – музей экспонатлары гына түгел, ә һөнәрчелекне күрсәтүче тере инструментлар.
– Евгения Исаевага 75 яшь. Римма Петраковага – 74. Раиса Исаевага 73 яшь тулды. Осталар арасында иң яше – Зинаида Иликпаева, аңа – 60. Кемдер җылы оекбашлар һәм җәймәләр бәйли, кемдер кабада йон эрли. Ә менә Тамара Гоголь – тал чыбыгыннан кәрзиннәр үрүче бердәнбер хатын-кыз. Бу эшне һәр ир-ат та башкара алмастай итеп эшли белә ул, – дип сөйли Мария Михайловна.
ЮККА ЭШЛӘМИБЕЗ, ДИМӘК
Кадрәккә килүчеләргә мари кухнясы ризыкларын татып карау мөмкинлеге дә бирелә. Болар – коман мелна (аерым очраклар өчен әзерләнүче катламлы беленнәр), подкогыльо (төрле эчлекле мари варениклары), пура (өй квасы), төрле ашлар һәм башкалар.
Кунаклар өчен бал һәм бал продуктлары, җиләкләр, яшелчәләр сату ярминкәсе дә оештырыла. Аларның барысы да экологик яктан чиста, авыл халкының үз куллары белән җыелган һәм әзерләнгән.
– Күңел тулган чаклар да була. Чөнки кунаклар гаҗәпләнүдән һәм сокланудан “телсез” калалар хәтта. Димәк, боларның барысын да юкка гына эшләмибез, – ди Мария Артемьева.
ЯҢА КЛУБ – ЯҢА СУЛЫШ
Барлык очрашулар, мастер-класслар, репетицияләр, кич утырулар әле быел гына үз ишекләрен ачкан яңа клубта уза. Кадрәклеләр биредә җылы, якты, күңелле диләр, рәхмәтле булып. Әнә шулай, клуб Кадрәкнең үзәгенә әверелгән.
Шул ук вакытта туризм тормышта тагын бик тә мөһим булган юнәлешне – фронтка ярдәм итүне дә читкә этәрмәгән. Кадрәклеләр 930 маскировка челтәре үргәннәр инде. Шушы көннәрдә тагын унау әзер була, диләр. Хуҗалыкта җәйге мәшәкатьләр тәмамланганнан соң әлеге эшкә авыл агайлары да кушылачак. Алар – Виталий Савельев, Владимир Васильев, Василий Иликпаев һәм башкалар. Алар маскировка челтәрләре үрүдә дә булышалар, окоп шәмнәре ясыйлар, һәр иҗади башлангычта теләктәшлек тә күрсәтәләр.
“Әйдә, кунакка!” проекты – Кадрәк өчен туристик маршрут кына түгел, ә авылның чын кыйммәтен һәм матурлыгын күрсәтү ысулы да ул. Бирегә “экзотика” эзләп килмиләр. Ә уртак эш белән “янган” авылның ничек яшәвен күрәләр. Авыл җанлана һәм монысы иң кадерлеседер, мөгаен.
Нет комментариев