Әгерҗедән Галәмшиннар “Россиянең иң спорт гаиләсе” бәйгесендә катнаштылар
Якташлар

Әгерҗедән Галәмшиннар “Россиянең иң спорт гаиләсе” бәйгесендә катнаштылар

Безнекеләр Россиядә танылу ала

Әлеге бәйгене РФнең Спорт министрлыгы һәм “Комсомольская правда” газетасы оештырды.

Галәмшиннар “Гаилә җыелма командасы” номинациясендә икенче урын алдылар. Аларга 90 мең сумга сертификат һәм бүләкләр тапшырылды.

Бу нинди гаилә соң?

Алар – Әгерҗенең иң актив гаиләсе.

Гаилә башлыгы Илфат – Әгерҗенеке, Гөлназ – Иске Эсләк кызы.

Әлфия, Зәринә исемле ике кызлары үсеп килә.

семья семья

Алар да, Илфатның әти-әнисе Фуат белән Лилия дә төрле бәйгеләрдә, спорт чараларында катнашалар. Алар “Россия альпинистлары”, “Россия туристлары” исемнәренә лаек.

“Бу бездә гаиләнеке” Россия бәйгесендә ярымфиналда катнаштылар. “Нечкәбил” республика бәйгесендә Әгерҗе данын якладылар.


Нет комментариев