Фатирлы булу – зур бәхет
Әлеге фатирлар ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга тапшырылды
Бу йортлар “ТРда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларны торак урыннары белән тәэмин итү” дәүләт программасы нигезендә төзелде. Бәйрәм тантанасында катнашкан район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев яңа фатир хуҗаларының шатлыгын уртаклашты.
– Уңайлыклар тудырылган фатирларда сөенеп яшәргә язсын. Гаиләләр корып, балалар үстерегез. Үзебезнең туган шәһәребездә калып, аның үсешенә зур өлеш кертерсез дип ышанабыз, – диде ул.
Йортларны Әгерҗедәге Марсель Ситдыйков, Тигран Агаджанян, Али Ибраһимов җитәкчелегендә төзүчеләр сафка бастырды. Илфат Ильяс улы бер төркем төзүчеләрне район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Аннан егет-кызларга яңа фатир ачкычлары тапшырылды
Алар арасында махсус хәрби операция зонасында катнашкан якташыбыз Рамиз Микаилов та бар.
– Бу көннәрдә күңелемдә шатлык хисләре генә. Октябрь ахырында нәни кызыбыз Агата дөньяга килде. Сөйгәнем Лилия белән әти-әни булу шатлыгын тойдык. Иж-Бәйкидә яшәсәк тә, кышка яшәргә яңа фатирыбызга киләчәкбез. Чөнки биредә бөтен уңайлыклар да бар, – диде Рамиз Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Ленар Нургаяновка, төзүчеләргә олы рәхмәтен җиткереп.
Әгерҗедә яшәүче 22 яшьлек Виктория Михайлова да бу көнне фатирлы булды. Аны опекуны Галина Леонидовна тәрбияләп үстергән. Күрше йорттагы фатирда гына яшәгәннәр. Димәк, йорт төзелешен һәрдаим күзәтеп торганнар.
– Фатир якты, җылы, чиста. Миңа бик ошады. Хәзер җиһазлар аласы бар. Аннан өй туе да уздырырга була, – диде Виктория, бәхетле елмаеп.
Людмила Дмитриевна оныгы Тимур Ивановны 2,5 яшеннән тәрбияләп үстергән. Тимурга хәзер 22 яшь. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле егет әбисе ярдәменнән башка яши алмый. Аның күзләре күрми.
– Миңа 76 яшь. Сәламәтлегем барында оныгымны ташламыйм. Фатирга да икәү бергә күчәргә уйлыйбыз, – диде Людмила ханым. – Тимурны бик яратам. Бик акыллы ул минем.
Ачкычлар алган хуҗалар яңа фатирларына уздылар
Рамиз Микаилов фатирында бу көнне Чулпан Нурмөхәммәтова җитәкчелегендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре тәмле коймаклар пешереп чәй табыны әзерләделәр.
– Табыннар һәрчак мул булсын. Тормышыбызны бүгенгедәй сөенечле мизгелләр генә бизәсен, – диде махсус хәрби операция ветераны Рамиз.
Бу фатирлар бәрәкәтле, уңайлы булып, анда һәрберегезгә бәхетле яшәргә язсын, яшьләр!
Нет комментариев