Махсус хәрби операция зонасына Барҗы-Умгадан янә гуманитар йөк озатылды
Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы

Махсус хәрби операция зонасына Барҗы-Умгадан янә гуманитар йөк озатылды

Бер көндә ике йөк озатканнар

Бу юлы изге эшкә Барҗы-Умга, Барҗы-Пельга, Красный бор волонтерлары, “Кичке Таң” заказнигы хезмәткәрләре кушылганнар.

Алар маскировка челтәрләре, шәмнәр, кием-салымнар, азык-төлек, үлән чәйләре, авыл уңганнарының үзләре әзерләгән тозлы әйберләре, кайнатмалар, милли ризыгыбыз чәкчәк, пиннекләр, медицина кирәк-яраклары озатканнар.

– Гуманитар йөкне үзләре махсус хәрби операция зонасында чыныгу алган, хәзерге вакытта хәрбиләрне кирәкле әйберләр белән тәэмин итеп торучы районыбыз егетләре алып киттеләр. Аларга хәерле юллар, хәрбиләребезнең туган якларга исән-сау кайтуларын телибез, – диде волонтерлар берләшмәсе җитәкчесе Рамилә Хикмәтуллина.


Нет комментариев