Туган авылымны яратып яшим
Ветераннар

Туган авылымны яратып яшим

90 яшен каршы алган Тәскирә апа ТӨХВӘТУЛЛИНА турында

“Мәктәпне тәмамлагач, беркая да китәсем килмәде. Әле ярый, читкә китмәгәнмен дип гомер буе сөенеп, туган авылымны яратып яшим. Бик матур бит безнең Тоба”, – ди күптән түгел 90 яшен каршы алган Тәскирә апа ТӨХВӘТУЛЛИНА

Тәскирә апа белән очрашу барышында бакчалары артында гына урын алган күл янына алып чыкты ул безне. “Авыл тирәли тагын берничә күл җәйрәп ята. Безнеке кебек күп күлле авыл тагын кайда бар микән?” – дип, авыл табигатенең матурлыгын  күрсәтергә теләде, күрәсең. Шул арада гомер һәм хезмәт юлы белән дә таныштырып өлгерде.    

ӘТИ, КИТМӘ

“ТУГАН АВЫЛЫМНЫҢ КҮЛЛӘРЕ ДӘ КҮҢЕЛЕМӘ ЯКЫН”, – ДИ ТӘСКИРӘ ТӨХВӘТУЛЛИНА. / Д.АБЗАЛИЕВА ФОТОСЫ
“ТУГАН АВЫЛЫМНЫҢ КҮЛЛӘРЕ ДӘ КҮҢЕЛЕМӘ ЯКЫН”, – ДИ ТӘСКИРӘ ТӨХВӘТУЛЛИНА. / Д.АБЗАЛИЕВА ФОТОСЫ

Әтиләре Хөрмәт сугышка киткәндә биш яшь кенә тулган була Тәскирәгә.

– Унике яшьлек апамның әти утырган ат артыннан “Әти, китмә!” дип елый-елый йөгергәне – әле дә күз алдында. Апага кушылып мин дә еладым. Әни белән өч бала калдык, – дип хәтер яңарта.

Әтиләре сугыштан исән-имин кайта. Ул кайтканнан соң тагын бер энеләре туа.

– Туганнарымның барысы да мәрхүмнәр инде. Аларның гомерен Раббыбыз миңа өстәп биргәндер, күрәсең, – ди Тәскирә апа. – Озын гомерле булуыма балачакта төрле витаминлы үләннәр белән туклану да сәбәпчедер, бәлки. Тамак туйдыру өчен кычыткан, кузгалак, төрле җиләк-җимеш ашадык – берсе дә калмады бит!

ЗУР КАЗАНДА ПЕШКӘН АШ – ИҢ ТӘМЛЕСЕ

Тамак туйдыру өчен әнисенә ияреп печән эшенә йөргән чак­лары да исендә.

– 12-13 яшьләрдә тырма күтә­реп әни белән болынга мин дә бара идем. Ә анда зур казанда аш пешә. Аның тәме әле дә тел очында саклана кебек, – дип сөйли.

Бераз исәя төшкәч урак вакытында комбайнда да эшли.

– УЛ ЧАКТА КОМБАЙННАР ХӘЗЕРГЕ КЕБЕК “УРА, СУГА, ҖИЛГӘ­РӘ, ҮЗЕ ТӨЯП ҖИБӘРӘ” ТОРГАН ТҮГЕЛ ИДЕ. КОМБАЙН АРТЫНА ҖЫЕЛГАН САЛАМНЫ ТӨШЕРЕП БАРУ ӨЧЕН МАХСУС КЕШЕЛӘР БИЛГЕЛӘНӘ. САЛАМ ТУЛГАЧ, ТИЗ ГЕНӘ КОМБАЙННАН СИКЕРЕП ТӨШӘСЕҢ ДӘ, ТАЯК­ЛАР БЕЛӘН САЛАМНЫ ИКЕ ЯКТАН ТӨШЕРӘСЕҢ. ҖИҢЕЛ ЭШ ТҮГЕЛ, КУЛЛАР  НЫК АРЫЙ ИДЕ, – ДИП ДӘВАМ ИТӘ. – АНДА ДА КЫРГА АШАРГА АЛЫП КИЛӘЛӘР, ШУҢА ТАМАГЫБЫЗ ТУЕП КАЙТА ИДЕ...

ОЗАК ЕЛЛАР – САРЫК ФЕРМАСЫНДА

Иж-Бубый урта мәктә­бен тәмамлагач, Тобадагы сарык фермасына эшкә килә Тәскирә. 

– Әни алга таба укырга керергә үгетләсә дә, “авылдан беркая да китмим”, дидем. Утызмеңчеләр килгәннән соң сарык фермаларын күчереп салган булганнар. Йөгерә-йөгерә бара идем шунда. Бик яратып эшләдем, – дип сөйли. 

22 ел ферма мөдире вазифасын да башкара. Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек була. 

ӘЛЕ ДӘ САГЫНАМ

Шушы авыл егете Фә­нис белән корган гаилә тормышлары 56 ел дәвам итә. 

– Фәнис гомер буе XXII партсъезд исемендәге колхозның Тоба бүлек­чәсендә комбайнчы, бригадир булды, – ди, иренә олы хөрмәт белән.  Озак елларга сузылган намуслы хезмәте өчен “Татарстанның атказанган механизаторы” исеменә, “Мактау билгесе” орденына лаек булган авыл уңганы ул. 

– Фәниснең вафатына ун елдан артык инде. Әле дә сагынам. Бик җайлы, ипле кеше иде, – ди Тәскирә апа. 

Ике кыз, бер улга гомер бүләк иткәннәр алар. Олы кызлары Фәния Менделеевта яши. Уртанчысы Дания – Санкт-Петербургта. Төпчек уллары Айдар һәм килене Гөлнара белән бергә гомер итә Тәскирә апа. 

– Мордывый фельд­шерлык-акушерлык пунктында, Тирсәдә табиб­лык амбулаториясендә эшләүче киленем Гөлнара һөнәре буенча гына түгел, тормышта да бик кешелек­ле, ипле. Үз кызым кебек якын күрәм аны, – дип шөкер итә. 

Алты оныгын, биш оныкчыгын, бер оныкчыгының баласын сөюне татыган дәү әни булуы белән дә бәхетле ул бүген. 

ГЕЛ ХӘРӘКӘТТӘ

– Тик торсам, чиргә сабышам мин. Шуңа гел хәрәкәттә. Яшелчә бакчасында бик тырышып эшлим. Бәрәңге утарга да чыгам. Җәен алган бройлер чебиләрне дә яратып үстердем. Ашарга да әзерлим. Гомумән, эш кенә булсын, – ди Тәскирә апа. 

Бакча артындагы күл янына чыккан арада да яшь чакларда шул болыннарда печән чабуларын, бик зур мәйданга бәрәңге утыртуларын, гомер буе мал-туар асрап яшәүләрен сөйләргә җитеште ул. 

ЮККА ГЫНА ТОРМЫШ ДЕВИЗЫ ДА “ХӘРӘКӘТТӘ – БӘРӘКӘТ” ТҮГЕЛДЕР ШУЛ АНЫҢ. АЛГА ТАБА ДА ШУЛАЙ ХӘРӘКӘТТӘ БУЛЫП, КҮҢЕЛЕНӘ ЯКЫН ЭШЛӘР БАШКАРЫРГА ЯЗСЫН ТУГАН АВЫЛЫН ЯРАТЫП ЯШӘҮЧЕ ХӨРМӘТЛЕ ВЕТЕРАНГА.

Нет комментариев