Укучыларыңның уңышлары – синең уңышларың
Әгерҗе районында бердәнбер булган сәнгать мәктәбе 60 еллык юбилеен каршы алды. Меңләгән укучыга сәнгать дөньясына мәхәббәт тәрбияләгән мәктәпнең горурланырлык үткәне, уңышларга бай бүгенгесе, матур киләчәге бар.
САГЫНЫП КИЛДЕК СИНЕ, МӘКТӘП
Сәнгать мәктәбенең юбилеена төрле елларда эшләгән хөрмәтле педагоглар, 70, 80, 90, 2000нче елларда аны тәмамлаган чыгарылыш укучылары чакырылган иде. Ирина Сәйфуллина җитәкчелегендәге коллектив һәркемне мәктәп, биредә шөгыльләнүче балаларның уңышлары белән таныштырды. Чаллыдан килгән Әлфия Фәхретдинова Әгерҗедәге музыка мәктәбендә беренчеләрдән булып укыган.
Фортепиано классын тәмамлаган кыз киләчәк язмышын да музыка белән бәйләгән. Шушы юнәлештә уку йортларын тәмамлаган. Аннан соң өч ел Әгерҗе музыка мәктәбендә укыткан. Хәзер күп еллар Чаллыда яши. Анда “Бәхетле балачак” иҗат үзәге ачып, аның белән җитәкчелек итә.
– Мин әлеге бинада тәүге тапкыр. Шаккатып, сокланып йөрим. Монда һәркайда иҗат рухы бөркелә, – диде Әлфия Тәүфикъ кызы.
Елена Кондакова да хис-кичерешләре белән уртаклашты:
– Мин Әлфия белән бер сыйныфта укыдым. Музыка мәктәбен 1974 елда тәмамладык. 1986 елдан бирле әлеге сәнгать мәктәбендә эшлим. Үз эшемне бик яратам. Ә бүгенге тантана безгә шушы йорттан канат чыгарган укучыларыбыз, сабакташларыбыз белән очрашу мөмкинлеге бирде, – диде ул.
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
Сәнгать мәктәбенең үткәненә күз салыйк әле. Ул 1966 елда район мәдәният йортында музыка мәктәбе буларак ачыла. Өч педагог җиде укучы белән шөгыльләнә башлый. Беренче директоры Виталий Матвеев була. Әлеге мәктәпнең беренче укучысы – Әгерҗедә яшәүче Эльвира Вәлиева. Мәктәп берничә тапкыр адресын үзгәртә. Аның белән төрле елларда Валентина Щеглова, Тәлгать Гыйззәтов, Вазыйх Сәйфуллин, Галина Барекова, Фирая Хәйруллина җитәкчелек итәләр. 2008 елда Гөлчәчәк Шакирова директор булган вакытта мәктәп Гоголь урамындагы бинага күчә. Аның әлеге бинага күчүендә һәм белем бирү юнәлешләре төрләрен арттыруда, исеменең сәнгать мәктәбе итеп үзгәртелүендә ул вакытта район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәвия Лутошкинаның тырышлыгы зур була. Соңгы 15 елда мәктәп Ирина Сәйфуллина җитәкчелегендә зур уңышларга ирешә, чәчәк ата.
– Алтмыш ел ул – йөзләгән бәйгеләр, имтихан-зачетлар, дулкынланулар, җиңүләр... Әгерҗе сәнгать мәктәбе ул минем иҗат ватаным дип еллар узгач та горурланып әйтә алам, – диде Гөлчәчәк Шакирова һәм кайчандыр үзендә музыка дөньясына мәхәббәт тәрбияләгән укытучысы Лариса Рыковага олы рәхмәтен җиткерде.
– Безнең горурлыгыбыз – укучылар. Ә музыкант булу ул бик зур осталык та, тырышлык та, сабырлык та таләп итә. Укучыларыбызның уңышлары – көчле, бердәм, сәләтле коллективыбызның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе, – диде Ирина Сәйфуллина, хезмәттәшләренә олы рәхмәтен җиткереп. – Әгерҗебез көннән-көн үсә, балаларга шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр зур. Мәктәбебезне сайлаганнары өчен без әти-әниләргә, балаларга да бик рәхмәтле.
ҺӘРКАЙДА – ИҖАТ
Бәйрәм тантанасы барышында сигез шәм яндырылды. Һәм аларның һәрберсе символик мәгънәгә ия булды. Иң беренче Традицияләр шәмен район башлыгы Ленар Нургаянов кабызды.
– Без бүген сәнгать мәктәбенең башлангыч этабыннан бүгенгә кадәр тормышын, уңышларын күз алдыннан уздырдык һәм горурландык. Уен коралларында уйный белүчеләргә һәрвакыт ак көнләшү белән карыйбыз. Укытучыларга да, укучыларга да афәрин! Сезнең җиңүләргә һәрвакыт сөенәбез. Сәнгать мәктәбенең зур коллективы – районда гына түгел, республикадагы бәйрәмнәрне дә тере музыка белән бизәүче.
Сезнең мәктәп территориясендә дә иҗадилык хөкем сөрә. Шәһәрдәге иң матур, иң үзенчәлекле территорияләрнең берсе ул, – диде Ленар Фәрид улы һәм киләчәктә дә зур уңышлар теләде.
Район җитәкчесе бер төркем педагогларны Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
ДУСЛЫК ШӘМЕ
Сәнгать мәктәбен тәмамлаган укучыларның бүгенге көндә илебезнең төрле почмакларында хезмәт куюы, гомерләрен сәнгатькә багышлаулары – зур горурлык. 70тән артык чыгарылыш укучысының язмышы нәкъ менә музыка белән бәйле. Әйтик, аккордеон классын тәмамлаган Константин Нелюбин – Ленинград хәрби округының Выборг гарнизоны хәрби оркестры дирижеры. Ул да, видеосәлам юллап, мәктәп коллективын матур юбилее белән котлады һәм сәнгатькә юл ачкан педагогларга ихлас рәхмәтен җиткерде. Мәскәү шәһәрендә балалар сәнгать мәктәбендә джаз фортепианосы буенча белем бирүче Никита Гущин да 2010 елда Әгерҗе сәнгать мәктәбен тәмамлаган.
Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең композицияләр кафедрасы студенты, халыкара, россиякүләм бәйгеләр җиңүчесе, “Бишек җыры” әсәре белән Мәскәүдә узган “Партитура” Россиякүләм бәйгесе лауреаты булган Федор Галиев сәнгать мәктәбендә укыган вакытларын җылы хатирәләр белән искә алды. Иж-Бубыйда туып-үскән, хәзер Казанда балалар иҗат үзәгендә вокал классы буенча белем бирүче, үзләре “Гөлләр” дуэты буларак чыгыш ясаучы игезәк кызлар Гөлчәчәк–Гөлназ Хәмидуллиналар да бәйрәм кунаклары булдылар.
– Без сәнгать мәктәбенең Иж-Бубый авылындагы филиалында укый башладык. Фортепиано классында укытучыбыз Эльза Ваһапова җитәкчелегендә белем алдык. Әмма кечкенәдән җырга тартылдык. Укытучыларыбызга шушы сәләтебезне үстергәннәре өчен зур рәхмәт. Без тормышыбызны да нәкъ менә җыр, музыка белән бәйләвебезгә сөенәбез, – диделәр кызлар.
Әнә шулай, җылы тәбрикләүләр, матур җырлар белән үрелеп барды бәйрәм. Сәнгать мәктәбе педагогларының “Душа” җыр ансамбле, “Девчата” инструменталь ансамбле, мәктәптә белем алучы балаларның чыгышлары югары дәрәҗәдә башкарылды.
Иң соңыннан сәхнәгә бәйрәм торты чыгарылды. Әнә шул татлы ризыкның һәр кисәге иҗат җиңүләре һәм бәхет белән тулы булсын дигән теләкләр теләнде.
Белешмә:
Әгерҗе сәнгать мәктәбендә 250 укучы белем ала,19 педагог эшли.
Биредә музыка, бию, сынлы сәнгать юнәлешләрендә белем бирелә.
Нет комментариев