Яңгырый авыл көйләре
Күңелләрдән – гармуннарга, гармуннардан – авылларга

Яңгырый авыл көйләре

Узган гасыр урталарында Кодаш авылында гармунчылар өй саен булганнар. “Хромка гармун тавышы һәркайда яңгыраган”, дип сөйли өлкән буын

Хәзер аларның дәвамчылары күп түгел инде. Нәкъ менә шул 70 яшьлек абзыйлар, апалар – авылның яме, моңы.

Әнә, клубка да үзләренең җан дуслары – гармуннары белән матур итеп килеп керделәр алар. Гармунчылар белән авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров, мәдәният хезмәткәрләре, активистлар, җирлек тарихын барлаучы ханымнар да килделәр. “Күңелләрдән – гармуннарга, гармуннардан – авылларга” проектын әзерләгән мизгелләр авылда чын бәйрәмгә әйләнде.  

М.Ягъфәрова фотолары
М.Ягъфәрова фотолары

АВЫЛ ГАРМУНЧЫЛАРЫН ӨЙРӘНӘЛӘР

Авыл тарихын өйрәнүче Рима апа Исламова соңгы елларда гармунчылар турында да мәгълүмат җыя башлаган. 

– Безнең җирлектә элек гармунчылар күп булуы турында сакланып калган язмалар һәм фотосурәтләр сөйли, – диде ул. – Сугышка ир-егетләр гармунда уйнап киткәннәр. Алар арасында тальянда өздереп уйнаучы авылдашлар Ислам–Таһир Закировлар, Миннәхмәт Муллахмәтов та булган.

1938-1939 елда туганнар – сыйныфлары белән гармунчылар. Шәйхенур Муллануров, Рафаэль Галиуллин, Илсур Мифтахиев, Җәүдәт Закиров, Рәис Муллахмәтов бәйрәмнәрдә балкыганнар. Алар тальян гармуннары белән авыл чараларын, Сабан туйларын бизәгәннәр.

Кодаш җирлегендә сәнгатькә, гармунга гашыйк Фәхретдин–Мәдинә Мифтахетдиновлар гаиләсе турында әле дә сокланып сөйлиләр. Аларның алты балалары да – гармунчылар, җырчылар.

– Кызганыч, яшьләр арасында гармунчылар юк. Өлкән буын арасында Хәйдәр Гайнуллин, Рафис Исламов, Лилия Мөхәммәтҗанова – бәйрәмнәрнең бизәге, – ди Рима апа.

Рима апа Исламова
Рима апа Исламова

ЗУР ТҮЗЕМЛЕК СОРЫЙ

Хәйдәр Гайнуллин
Хәйдәр Гайнуллин

Хәйдәр ГАЙНУЛЛИНның малай чакта гармунда уйнау теләге шулкадәр зур була. Әти-әнисе авыл шоферы Рафаэль Галиуллинга Әгерҗедән гармун алып кайтырга кушып җибәрәләр. 10 яшьлек Хәйдәр шофер абыйның кайтуын түземсезләнеп көтә. Әмма ул өченче көнне соң гына кайтып җитә. Шушы вакыт Хәйдәр өчен гомерендә иң озыны була. Ә “Тульская” хромкасын тоткач малайның башы “күккә” тия.

– Сөенә-сөенә уйнарга өйрәндем. Беренче көй “Умырзая” иде, – ди Хәйдәр абый.

Авыл агайларының “Гармунны яндырмыйча, телен ашамыйча өйрәнеп булмый”, дигән сүзләрен гомерлеккә исендә калдыра ул.

– Чынлап та, гармунда уйнарга өйрәнү – зур сәләт ул. Бик зур түземлек сорый торган шөгыль, – ди Хәйдәр абый.

Хромкасында ул унбиш еллап уйный. Армиядән кайткач тальян гармун сатып ала.

– Авылда бик күп яшьләр тальянда уйныйлар иде. Бер-беребездән кызыгу да булгандыр, – ди авыл агае.

Иң күңелле вакытлар егетләрне армиягә озату иде, дип тә хәтер яңарта. Машина кузовында гармун уйнап барган вакытлар әле кичә генә кебек, ди.

Хәзер “Чайка” гармунында уйный ул.

– Яшь олыгаеп барса да кулдан гармунны төшермим. “Авыл көе”н бик яратам, – ди.

Мәҗлесләрдә кияве Равил белән парлап уйныйлар.

– Гармун көйләре белән мәҗлесләр тагын да күңеллерәк үтә, – ди Хәйдәр абый.

ӘТИСЕНЕҢ ТӨСЕ

Лилия Мөхәммәтҗанова
Лилия Мөхәммәтҗанова

Лилия апа МӨХӘММӘТҖАНОВА гомере буе әтисе Мулламөхәммәттән калган гармунда уйный.

– Әти сугышка шушы гармунда уйнап киткән. Кайткач та озак еллар авыл бәйрәмнәре аннан башка узмады, – ди Лилия апа.

Сарсак-Омга мәктәбендә 5 сыйныфта укыганда Леонид Лазарев кызны гармунда уйнарга өйрәтә. Шуннан бирле гармун – аның дусты.

– Гармун сагышны да, кайгыны да баса. Шатлык килгәндә дә куллар гармунга үрелә. Хәтта сугыш вакытында да солдатлар окопларда гармун тартканнар. Менә аның көче нинди зур! – ди Лилия апа.

Ул шигырьләр дә яза.

Язмыш бит адәм баласын
Төрле җирләрдә йөртә.
Матур булса да торган җир
Туган җиргә ни җитә?! – дип туган җиргә булган яратуын шигъри юллар аша да җиткерде ул. 

– Әтиемнән калган гармун – гаиләбездә кадерле ядкарь. Бик саклап кына тотам мин аны. Гармунның бүгенгә кадәр төзек булуы – аның чемоданда саклануы. Бер тапкыр  төзәткәнем дә юк, – ди Лилия апа.

УЙНЫЙ ДА, ҖЫРЛЫЙ ДА

Рафис Исламов
Рафис Исламов

Рафис ИСЛАМОВ гармунда уйный да, җырлый да.

– Иске Кызылъярдагы өебездә мин белә-белгәннән бирле тальян гармунының тавышын ишетеп үстек. Өйрәнергә тырышып карасам да, булмады. Әти миңа 5 яшь тулгач вафат була. 8 сыйныфта укыганда әни баян сатып алды. “Бер кыз бала җыр чыгарган” көен өйрәндем дә, әниемә уйнап күрсәттем. Ул да үсендереп җибәргәндер, 70тән уздым гармунны ташлаганым юк, – ди Рафис абый.

Абыйсы Мәгъсум, энесе Расим уйный белсәләр дә, Рафис авылда беренче гармунчы була. Мәҗлесләрдә, концертларда уйный, авылдаш егетләрне армиягә гармун белән озата. 

Бер үкенече калган: 8 сыйныфны тәмамлагач ул Казан мәдәният училищесына укырга керү өчен хат юллый. Әмма җавап килми. Шулай итеп, яшүсмер Рафисның хыялы чынга ашмый кала.  

– Әмма гармунны ташламадым. Күңел җырлый, ә бармаклар үзләреннән-үзләре гаиләм 60 яшьлек юбилейга бүләк иткән гармунның төймәсенә баса, – ди Рафис абый.

Ул уйнап кына калмады, җырлап та күрсәтте…

ИҢ ӨЛКӘН ГАРМУНЧЫ

Нәҗип Ахунҗанов. / М.Ягъфәрова фотолары
Нәҗип Ахунҗанов. / М.Ягъфәрова фотолары

Нәҗип абый АХУНҖАНОВка – 92 яшь. Ул Исәнбайда гомер кичерде. Соңгы берничә елны Кодашта кызы Гөлнар, кияве Фирдәвес тәрбиясендә яши. Хезмәт елларында милициядә участок вәкиле булып эшләсә дә, кырысрак күренсә дә, Нәҗип абыйның күңеле йомшак була. Ул хромка, аккордеон, тальянда уйнарга өйрәнә. Әтисеннән калган җиз телле “Венская” гармуны авылда бердәнбер була. Хәзер уйный торган “Казан” тальян гармуны да – әтисенең истәлеге.

– 80нче еллардан бирле гармун тотканым юк иде. Әмма олыгайган саен яшь чаклар ешрак искә төшә. Моңланып аласы килгән көннәр дә була, – ди Нәҗип абый.

Менә шул вакытларда ул кулына гармун ала.

– Әлеге  мизгелләрдә озын гомер юлым күз алдыннан уза, – ди ул.

Нәҗип абый – кечкенә оныкчыкларын биетүче дә. Шәһәрдән кунакка кайтканда алар өчен бию көйләрен уйный. Ә оныклар бабалары янында бөтереләләр…

...Әнә шулай, авылларда әле гармун моңнары тынмый, шөкер. Рухи азык бүләк итүче мондый гармунчылар булу – зур бәхет ул.


Нет комментариев