Татарстанның 6 меңнән артык пенсионеры балалар тәрбияләгән өчен пенсиягә өстәмә түләү ала
СФР

Татарстанның 6 меңнән артык пенсионеры балалар тәрбияләгән өчен пенсиягә өстәмә түләү ала

Балигъ булмаган яшьтәге яки уку йортларының көндезге уку формасында укучы 23 яшькә кадәр балаларны тәрбияләүче пенсионерларга өстәмә түләүләр бирелә

Татар информ

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге мондый өстәмә түләүне эшләүче пенсионерларга да, эшләмәүчеләргә дә билгели.

Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәре буенча исегезгә төшерә, бала 18 яшенә җиткәнче өстәмә түләү хокукы аның уку-укымавына бәйсез саклана. Әгәр бала балигъ булганнан соң укуын көндезге форма буенча дәвам итсә, түләүне уку тәмамланганчы алырга мөмкин, ләкин түләү аңа 23 яшь тулгач туктатыла.  

Өстәмә түләү күләме бер кеше өчен иминият пенсиясенә билгеләнгән түләүнең өчтән бер өлешен, ике кеше өчен өчтән ике өлешен һәм өч кеше өчен билгеләнгән түләүнең тулы суммасын тәшкил итә. 2026 елга билгеләнгән түләү күләменең 9 584,69 сум булуын исәпкә алып, бер бала өчен өстәмә 3 194,90 сум, ике бала өчен 6 389,79 сум һәм өч бала өчен 9 584,69 сум тәшкил итә. Эшләүче пенсионерлар өчен өстәмә түләү күләме аларның пенсияләрен индексацияләү үзенчәлекләрен исәпкә алып билгеләнә.

18 яшьтән узган бала өчен өстәмә түләүне рәсмиләштергәндә, аның көндезге формада укуын һәм пенсионер карамагында булуын расларга кирәк. Моның өчен белем бирү оешмасыннан уку вакыты тәмамлануы күрсәтелгән белешмә, ә кирәк булганда балага матди ярдәм күрсәтүне раслаучы документлар кирәк булачак. Студент укуын туктатса яки укуның читтән торып уку формасына күчерелсә, өстәмә түләү туктатыла.

"2024 елның 1 гыйнварыннан соң туган балалар өчен өстәмә түләү Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә килгән мәгълүматлар нигезендә гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә билгеләнергә мөмкин. Моннан тыш, пенсионер яңадан исәпләү өчен "Дәүләт хезмәтләре" порталы, күпфункцияле үзәк  яки бүлекнең клиент хезмәте аша мөрәҗәгать итә ала", - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).


Нет комментариев