Әти-әни үрнәгендә тәрбияләндек
Ветераннар

Әти-әни үрнәгендә тәрбияләндек

Өлкән буын

ҮТӘГӘН АВЫЛЫНДА 60 ЕЛ ПАРЛАП ГОМЕР КИЧЕРҮЧЕ СӘЕТНӘСИМ–САНИЯ МУСИННАР. / М.ЯГЪФӘРОВА ФОТОСЫ
ҮТӘГӘН АВЫЛЫНДА 60 ЕЛ ПАРЛАП ГОМЕР КИЧЕРҮЧЕ СӘЕТНӘСИМ–САНИЯ МУСИННАР. / М.ЯГЪФӘРОВА ФОТОСЫ

Үтәгәндә яшәүче МУСИНнар гаиләсе өчен бу ел түгәрәк бәйрәмнәргә аеруча бай. Июль аенда гаилә башлыгы Сәетнәсим абый 85 яшен каршы алган. Тормыш иптәше Сания апа ноябрь аенда 90 яшен тутыра. Декабрьдә бергә яши башлауларына 60 ел була. Гаилә бәйрәмнәре уңаеннан авылның хөрмәтле өлкәннәренең гомер китап­ларын барладык.

Сәетнәсим абый белән Сания апа өч балага гомер бүләк иткәннәр. Сәламәтлекләре какшау сәбәпле, олы кызлары Ләйсирә, Ижаудан кайтып, аларны хөрмәтләп тәрбияли бүген.  Шулай ук Ижауда яшәүче уллары Вәсим, Үтәгәндә төпләнгән уллары Илшат гаиләләре дә туган йорт сукмагына тузан төшермиләр. Безнең баруыбыз Вәсимнең һәм Илшатның тормыш иптәше Любаның әти-әниләре янында чакка туры килде. Алар кадерле кешеләре белән бәйле бик күп хатирәләрне безнең белән дә теләп уртаклаштылар.

КЕЧКЕНӘДӘН ЗУР ТОРМЫШКА ӘЗЕРЛӘДЕЛӘР

– Бик күп әти-әниләр кебек, безне дә үз үрнәкләрендә тәрбияләделәр кадерле кешеләребез, – дип башлады сүзне Вәсим. – Һәм алар, иң беренче чиратта, хезмәт тәрбиясе бирделәр.

Бу гаҗәп тә түгел. Алар икесе дә – гомер буе колхозда хезмәт куйган авыл уңганнары. Сания апа “Татарстан” колхозының дуңгызчылык фермасында эшләгән. Тырыш хезмәте өчен Халык казанышлары күргәзмәсенең алтын медаленә, башка бик күп дәрәҗәле бүләкләргә лаек булган. Сәетнәсим абый – колхозның алдынгы механизаторы, гомер буе ДТ-75 тракторы иярләгән. Балалары әйтүенчә, ул эшләгән дәвердә колхозга ике яңа трактор кайткан һәм аларның икесен дә Сәетнәсим абыйга ышанып тапшырганнар.

– Без йокыдан торганчы әти күрше Иске Эсләктәге техника паркыннан тракторын алып кайтып капка төбенә куя торган иде инде. Нәкъ җиде тулып унбиш минут киткәч, безне йокыдан уята. Ә әни эшкә табын тутырып ризык әзерләп киткән була. Һәм әлеге табында сөт, май, эремчек булмый калмый иде. Чөнки әти-әни гомер буе сыер асрап көн күрделәр, – ди Вәсим.

– Кичен әти эштән иртәрәк кайтса, мичкә ягып җибәрә һәм чуен белән аш утырта. Ий, ул ашның тәмлелеге... Соңыннан үзебез дә ашарга пешерә башладык. Әти-әни кайтканчы мал-туарны да карап куя идек. Әнә шулай, үзләре дә сизмәстән, әти-әни безне кечкенәдән зур тормышка әзерләгәннәр, – дип дәвам итә.

ИҢ ТӘМЛЕ КҮЧТӘНӘЧЛӘР

– Ә әти-әни алып кайткан күчтәнәчләр ничек тәмле була иде, – ди уллары.

– Ул елларда терлекчеләрне колхоз машинасында шәһәргә циркка, театр-концертларга алып бару традициясе бар иде. Гомер буе терлекче булып эшләгән әни дә бармый калмады, әлбәттә. Ә шәһәрдән бик күп күчтәнәчләр белән кайта иде ул. Аның кайту вакытын чамалап, кышын чаналар тартып клуб каршына барабыз. Чөнки машина шунда кайтып туктый. Әни алып кайткан күчтәнәчләрне чанага төяп өйгә кайту, аннан бергәләп сыйлану – күңелдә сак­ланучы иң рәхәт мизгелләр, – дип хәтер яңарта Вәсим. – Әти дә эштән бервакытта буш кул белән кайтмады. Кибет янына туктап, безгә берәр күчтәнәч алмый калмый иде.

Үсә төшкәч, велосипед та, мотоцикл да алып бирделәр. Башкалар янында үзебезне бервакытта да ким итеп тоймадык. Әти-әни үз куллары белән төзегән яңа йортта үстек. Бәхетле балачагыбыз өчен без аларга бик тә рәхмәтле...

ҮЗАРА ХӨРМӘТ БЕЛӘН

Сания апа белән Сәетнәсим абый 1966 елның декабрендә никах укыталар. Бер елдан гөрләтеп туй итәләр.

– Авыл агайлары сөйләвенчә, әлеге туй истә калырлык булып уза. Барлык йолаларга туры китереп, яшьләр кыңгыраулы парлы атларда урам әйләнәләр, – дип сөйли Вәсим. – Тормышта да бик матур итеп, үзара хөрмәт белән, бер-берсенә юл куеп яшәделәр алар. Аларның бу сыйфатларын үзебезгә дә алырга тырыштык, балаларыбызга  да үрнәк итеп куябыз.

Сәетнәсим абый белән Сания апа – алты оныкның, өч оныкчыкның яраткан әби-бабасы бүген.

– Гаилә бәйрәмнәрендә барыбыз да бергә җыелабыз. Бездә, әнә шулай, бәйрәмнәрне бергә уздыру традициясе яши. Монысы – аеруча рәхәт мизгелләр, – диләр.

ӘНИ ТЕЛӘКЛӘРЕ

– Безгә нинди теләкләр теләп үстергән, әти-әни булгач үз балаларыбызга да шуларны  теләргә куша иде әни. Яшьрәк чакта ул сүзләрнең мәгънәсен, бәлки, аңлап та бетермәгәнбездер. Югыйсә, гади генә сүзләргә бик тирән мәгънә салынган бит. Әнинең: “Балаларыгызга бәрәкәтле гомер, ризыклы урын теләгез”, – дигәне аеруча истә калган. Аңа Мөхәммәтдин бабай өйрәткән бәрәкәт догасын барыбыз да беләбез, – диләр.

– Әти-әнинең туганлык җепләренә сакчыл карашы да күпләргә үрнәк булырлык. Әтинең авыру апасы Фәнияне унбиш ел тәрбияләде әни. Мин ул чакта бу йортка килен булып төшкән идем инде. Аның хөрмәтле мөнәсәбәте – әле дә күз алдында, – дип кушыла Люба.

...Озак сөйләшеп утырдык без әлеге гаиләдә. Аралашкан саен балаларының әти-әниләренә булган җылы мөнәсәбәтенә инана гына бардык. Әңгәмә барышында безне тыныч кына күзәтеп утырган Сания апа да: “Без – өлкәннәрне зурлавыгыз өчен Аллаһ үзегезне зурласын”, – дип әйтеп куйды. Ә ана догасы – күңел түреннән чыккан, кабул була торган иң изге дога ул. Шуңа әлеге сүзләрне, иң беренче чиратта, күңелләрендә Сәетнәсим абый белән Сания апага карата чиксез ярату һәм хөрмәт йөртүче балаларына юллау дөрес булыр.

Әниебез Саниянең: “Балаларыгызга бәрәкәтле гомер, ризыклы урын теләгез”, – дигәне аеруча истә калган, – ди Вәсим.


Нет комментариев