Иж-Бубый мәктәбен тәмамлап, хезмәт юлларын эчке эшләр органнарында эшләүгә багышлаган якташларын очрашуга – музей дәресенә чакырганнар
Чарада “Бубилар мирасы” үзәгенә йөрүче укучылар да катнашкан.
– Очрашуга килгән Рәүф Сибгатуллин, Ринас һәм Илназ Гадршин, Рифат Мөхәммәтҗанов, Айгөл Каюмова, Миннәхмәт Хуҗахмәтов, Андрей Неклюдов, Марсель Камалетдинов, Ринат Газизовка зур рәхмәт, – ди музей җитәкчесе Раиф Гәрәев. Алар арасында бүген дә хезмәттә булучылар да, отставкадагылар да бар. Һәркайсы чыгыш ясап, хезмәт юлы белән таныштырган, аның белән бәйле кызыклы вакыйгаларны искә алган.
Музей хезмәткәре Лилия Джаметова чарада катнашучыларга бәйрәмнең тарихы, үзенчәлекләре турында сөйләгән.
– Мондый очрашуларны традициягә кертергә ниятлибез. Алай гына да түгел, алга таба музейда аерым гаскәр төрләре белән бәйле музей сәгатьләре уздыру турында да уйлыйбыз. Алар да, әлбәттә, тамырлары шушы авылдан булган якташларыбыз катнашында узачак, – ди Раиф Мөхәммәтҗан улы.
Экспонатлар белән танышу, фотога төшү, чәй өстәле артында әңгәмә кору – болар барысы да очрашуның истәлекле мизгелләре булып, музей елъязмасында сакланачак.
Нет комментариев