1нче гимназиядә район мәгариф идарәсе, үзәк китапханә, 1нче гимназия коллективы Исәнбайда яшәп иҗат итүче каләм остасы
Яңа, заманча гимназия татар теле мөгаллимәләрен, китапханәчеләрне, “Күңел чишмәләре” әдәби-иҗат берләшмәсе каләм осталарын, матбугат хезмәткәрләрен кабул итте.
Чара кысаларында Әлфирә Абзал кызының шигырьләре яңгырады, якташларыбыз – Үтәгән авылында туып-үскән, күп еллар Чаллы югары уку йортларында татар әдәбиятыннан укыткан мөгаллимә, филология фәннәре кандидаты Лилия Хөснетдинова, Исәнбай кызы, Алексеевск районында татар теле һәм әдәбияты булып эшләгән мөгаллимә Роза Кутуева шагыйрәнең шигырьләренә бәяләмә бирделәр.
Популяр җырчы Ландыш Баһави Әлфирә апа сүзләренә язылган җырларны башкарды.
Нет комментариев