Район газетасына 2027 елның беренче яртыеллыгы өчен октябрь аенда язылучылар арасында йорт кирәк-яраклары кибетенә өч сертификат уйнаттык дип хәбәр иткән идек инде
Шуның берсен Кырындыдан Фәнил–Гүзәлия ӘХМӘТОВлар отты.
Баш мөхәррир Дания Абзалиева әлеге гаиләгә бүләкне тапшырды. “Әгерҗе хәбәрләре” газетасының тугры әбунәчеләре булганнары өчен олы рәхмәтен җиткерде.
Гүзәлия апа да газетаны яратып укулары турында әйтте:
– Квитанцияләрне почта элемтәсе бүлекчәсе хезмәткәрләре Айсылу Шәйдуллина һәм Розалия Кәримова салганнар. Куллары җиңел булган икән, без дә бүләк оттык. Моны бәхет дими, ни дисең инде?!

Район газетасын гомер буе, “Җиңү юлы” вакытыннан ук алдырабыз. Үзем гомер буе Кырынды мәктәбендә математика укытучысы булып эшләдем. Ирем Фәнил, механизатор булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Икебез дә – авылны яратучы хезмәт кешеләре. Газета – район тормышын чагылдыручы басма ул. Почта әрҗәсеннән алып керүгә иң башта Фәнил укып чыга. Яңалыклар белән мине дә таныштырып ала. Аннан газета миңа күчә. Үрнәк гаиләләр, тырыш хезмәт кешеләре турындагы язмалар күңелгә аеруча якын. Язмалардагы күп геройлар үзебезгә дә таныш. Аларын аеруча кызыксынып укыйбыз.
Нет комментариев