Чара авыл мәдәният йортында уза
25 ноябрьдә 11 сәгатьтә Иж-Бубыйда Иж-Буби мәдрәсәсе оешуга 245 ел, аның җитәкчеләре – мәгърифәтчеләр Гобәйдулла һәм Габдулла Нигъмәтуллин-Бубиларның тууына 160 һәм 155 ел тулуга багышланган юбилей чаралары кысаларында ике китапны тәкъдим итү дә булачак.Чарада Төркиядә яшәп иҗат итүче язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчураның Бубилар гаиләсенең якты каһарманы Мәрьям Атмаҗа-Бубига багышланган «Мәрьям Буби» китабы тәкъдим ителәчәк.
Шулай ук педагог, иҗади бәйгеләр җиңүчесе, язучы Наилә Харисованың Буби мәдрәсәсе шәкерте, мәгърифәтче Даут Гобәйдигә багышланган «Инкыйлаб мулласы» китабын презентацияләү планлаштырыла.
Чара авыл мәдәният йортында уза.
Фотоларны Иж-Бубый авыл тарихы музее тәкъдим итте
Нет комментариев