Исәнбай мәдәният йортында - «Кызлар пати» концерты
Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы

Исәнбай мәдәният йортында - «Кызлар пати» концерты

Ул кичне авыл мәдәният йортында алма төшәр урын да юк иде

Авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концертны тамашачыларның көтеп алганы сизелеп торды. Бу юлы сәхнәгә авылның иң талантлы ханымнары һәм аларның балалары хуҗа булды.

Идеясе дә бик матур һәм үзенчәлекле: «Исәнбай радиосы»на шалтыратып, теләгеңне әйтәсең һәм җырга заказ бирергә була. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында катнашучы Илнур Тукманов якыннарына, авылдашларына кайнар сәламнәр юллады һәм Әниләр көне белән котлады. Аның үтенечен искә алып авылның иң җырлы-моңлы гаиләсе Мөхәммәдиевлар җыр башкарды.

Ижауда яшәүче Ләйсирә Йосыпова быел гаилә корган яшь парларны котлады. Исәнбайда алты пар өйләнешкән! Рафилә Фазлыйәхмәтова башкаруындагы җыр бүләк булып яңгырады. Камбаркада яшәүче Гөлзаһира ханым биш бала үскән нигезнең буш булуын, туган авылны сагынып яшәүләре турында хәбәр итсә, Казаннан яшь әни Эльза игезәк кызларына бер яшь тулуын әйтте.

Матур җырлар, дәртле биюләр, сәхнә күренешләре көчле алкышларга күмелде. Үзешчәннәр тамашачы белән бергә татар халык җырларын да башкардылар. Сәхнәдә җирле шагыйрәләр Фәридә Җәмилева, Әлфирә Низамова шигырьләре дә яңгырады. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Мөхәммәдиев Исәнбай артистларына олы рәхмәтен җиткерде. Бу концерт изгелек концерты да булды. Билет сатудан кергән акчалар махсус хәрби операция зонасындагы авылдаш егетләргә ярдәм буларак тапшырылачак.


Нет комментариев