3 март 2016 яңалыклары
-
Әгерҗе бакчалары тәрбиячеләре әсбап яза
Бакча тәрбиячеләре катнашында һәр бәйге кызыклы, мавыктыргыч уза. 6нчы бакчада үткән "Ел тәрбиячесе-2016" район бәйгесендә гүзәл затлар жюри әгъзаларын бәйгегә иҗади якын килүләре белән сокландырдылар. Бәйгенең читтән торып оештырылган турында 38 тәрбияче катнашса, финалга шуларның 10сы узды. Алар арасында авыл бакчалары тәрбиячеләре дә бар. - Пеләмеш бакчасы тәрбиячесе Эльза Пажбекованың...
-
Паспортларны рәсмиләштерү вакыты кыскарды
РФ гражданы паспортын рәсмиләштерү эше 30 көн эчендә җиренә җиткерелергә тиеш. Шул хактагы документ РФ Хөкүмәте сайтында пәйда булды. Әгәр дә кеше Федераль миграция хезмәтенә паспортын югалту сәбәпле мөрәҗәгать иткән икән, документ 10 көн эчендә әзерләп биреләчәк. Моңа кадәр Россия гражданы паспортын рәсмиләштерү вакыты ике айга сузыла иде.
-
Әгерҗе районы эшмәкәрләренә активлык җитми
Дәрәҗәле эшкуарларны берләштерүче "Деловая Россия" гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлекчәсе "Эшлекле Россия буенча бизнес-навигация" форумы кысаларында күчмә утырышын беренче тапкыр Әгерҗедә уздырды. Йөргән таш тиз шомара Татарстан Икътисад, авыл хуҗалыгы министрлыклары вәкилләре, фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров һәм районыбызның авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр, фермерлар катнашында узган утырышта...
-
Сөләйман хәзрәтне эзләү ничек бара?
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков белән 7 февральдә югалган Петровский бистәсе имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү эшләренә бәйле хәлләр турында сөйләшү өчен очрашты. Камил хәзрәт әлеге вакыйга уңаеннан борчылуын белдерде. Шулай ук ул ТР МДН тарафыннан югалган имамның гаиләсенә ярдәм итү йөзеннән оештырылган чаралар хакында сөйләде....
-
Әгерҗе районында туучылар үлүчеләрдән күбрәк
Әгерҗе ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, февральдә Әгерҗе районында 43 бала туган: 23 малай, 20 кыз. Вафат булучылар - 36 (14 ир-ат, 19 хатын-кыз). ЗАГС хезмәткәрләре әти-әниләре сабыйларына кушкан иң популяр исемнәрне дә атадалар. Соңгы вакытларда Айлин, Злата, Саадат, Аскерхан, Давид, Макар, Кәрим, Доминика, Амелия, Самира исемнәре популярлашкан.