Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы эшмәкәрләренә активлык җитми

Дәрәҗәле эшкуарларны берләштерүче "Деловая Россия" гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлекчәсе "Эшлекле Россия буенча бизнес-навигация" форумы кысаларында күчмә утырышын беренче тапкыр Әгерҗедә уздырды. Йөргән таш тиз шомара Татарстан Икътисад, авыл хуҗалыгы министрлыклары вәкилләре, фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров һәм районыбызның авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр, фермерлар катнашында узган утырышта...

Дәрәҗәле эшкуарларны берләштерүче "Деловая Россия" гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлекчәсе "Эшлекле Россия буенча бизнес-навигация" форумы кысаларында күчмә утырышын беренче тапкыр Әгерҗедә уздырды.
Йөргән таш тиз шомара
Татарстан Икътисад, авыл хуҗалыгы министрлыклары вәкилләре, фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров һәм районыбызның авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр, фермерлар катнашында узган утырышта сүз башкалабыздан ерактагы төбәктә кече һәм урта эшмәкәрләргә дәүләт ярдәмен китереп җиткерү механизмнары турында барды.
Чыгыш ясаучы Казан кунаклары авыл фермеры һәм эшкуары өчен катлаулырак телдә чыгыш ясый башлагач, район башлыгы Валерий Макаров түзмәде, гади, һәркем аңларлык итеп сөйләгез әле дип, аларны зал белән диалогка чакырды.
- Мисалга бөтен барлыгын биреп, узган көздә 100 тонна бәрәңге үстергән фермерның бүген продукциясе чери, аңа ничек ярдәм итәргә? - дип сорады ул.
Бу сорауга "Деловая Россия"нең Татарстан бүлекчәсе рәисе урынбасары Марат Гаралев болай дип җавап бирде:
- Өйдә утырып кына күп көч, акча түгеп җитештергән продукцияңне сатып булмый. Тәвәккәл булырга, бер кабинетта булмаса, икенчесенә керергә, максатыңа ирешү өчен бик актив, үҗәт була белергә дә кирәк. Казан тирәсендәге авыл эшмәкәрләрен бизнес-проектлар эшләргә, шуны яклап, төрле программаларга кушылырга һәм дәүләттән ярдәм алырга, берсендә килеп чыкмаса, икенче программага кушылырга өйрәттек инде. Ә менә Әгерҗе районы эшмәкәрләренә активлык җитеп бетми әле. Бу эштә аларга авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре ярдәм итәргә тиеш, - диде ул.
Аның сүзен дәвам итеп, әңгәмәгә фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров кушылды.
- Без бизнес-проектлар әзерләүдә сезгә булышырга, сезне якларга, ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер. Безнең ярдәм белән лизинг-грантлар, саллы гына субсидияләр алган фермерлар һәм эшмәкәрләрнең саны бихисап., - диде.
Дәрәҗәле эшмәкәрләрне берләштерүче"Деловая Россия" оешмасына әгъза булып кергән "Әгерҗе ит комбинаты" директоры Михаил Батанов:
- Мин дә бизнес-проектлар эшләүдә сезгә ярдәм итәргә әзер, мөрәҗәгать итегез. Татарстан Хөкүмәте ярдәме булмаса, Әгерҗедә ит комбинатын үстерә алмаган булыр идем. Президент программасы буенча лизинг-грант отып, 4 КамАЗ машинасы, заманча ит туңдыру җайланмасы сатып алдым. - диде ул. Сүз уңаенда Тирсә фермеры "үзебезнең район эшмәкәрләре өчен терлек сатып алу бәясен бераз арттырып булмыймы?" - дип мөрәҗәгать итте. Ит комбинаты директоры, фермерлар белән очрашып, бу турыда уртак фикергә килергә әзер булуын белдерде.
Авылга эшкә кайту отышлы
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин эшмәкәрләрне 2016 елда да дәвам итәчәк авыл хуҗалыгын, шәхси хуҗалыкны үстерүгә юнәлтелгән программалар белән тагын бер тапкыр таныштырып үтте.
- Авылга эшкә кайтучы яшь белгечләргә бирелә торган матди ярдәм чараларында да быел үзгәрешләр бар, - диде ул. Менә алар:
Югары уку йортын тәмамлап, авыл хуҗалыгына эшкә кайтучыларга бер тапкыр 200 мең сум (элек 100 мең сум иде) матди ярдәм күрсәтелә.
Быелдан башлап урта һөнәри белем алып кайткан яшь белгечләргә дә бер тапкыр 100 мең сум түләнеләчәк.
Яшь белгечләргә бер ел дәвамында хезмәт хакына ай саен 6400 сум өстәләчәк. Бу очракта яшь белгеч авыл хуҗалыгында өч ел эшләргә тиеш.
2014 елдан бирле авыл хуҗалыгы белгечләрен кызыксындыру өчен 100 мең сумлык грант гамәлдә.
Дилүс Гатауллин авыл башлыкларына мөрәҗәгать итеп:
- Сез - авылның хуҗалары, кемнең нәрсәгә сәләтле булуын яхшы беләсез. Авыл халкы арасында " Яңа эшли башлаган фермер", "Гаилә фермалары" программалары һәм башкалары турында көндәлек аңлату эшләре алып барырга тиеш. Без аларга барысын да җентекләп аңлатып, документлар әзерләүдә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә әзер. Эшсез калган авыл кешесен эшле дә, ашлы да итүдә нәкь менә сез башлап йөрергә тиеш, - диде.
БЕЛЕШМӘ
2016 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга күрсәтеләчәк дәүләт ярдәме:
Шәхси хуҗалыклар алган кредитның процент ставкасын кайтару өчен 40 миллион сум
Нәселле таналар алган ярдәмче хуҗалыкларга субсидия 12 миллион сум
Кәҗәләр алган өчен субсидия 5 миллион сум
Бройлер чебиләр, каз, үрдәк , күркә бәбкәләре алган өчен субсидия 17 миллион сум
Сыерларны ясалма орлыкландырган өчен субсидия 18 миллион сум
Өч яшьтән зуррак атларга терлек азыгы алу өчен субсидия 15 миллион сум
Сыерларга хезмәт күрсәтү буенча үткәрелгән профилактик чараларга киткән чыгымнарга субсидия 30 миллион сум
Сөт юнәлешендәге мини-ферма төзүгә киткән чыгымнарга субсидия 60 миллион сум

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев