Яңа полис алуны кичектермәгез
"Поликлиникада минем элекке эш урыны буенча алган китапчык рәвешендәге полисымны искергән, диделәр. Аны яңасына кайчанрак алыштырырга кирәк?"
- Иске полисларның гамәлдән чыгу вакытлары төгәл билгеләнмәүгә һәм мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшләүче поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә алар кулланылышта булуга да карамастан, яңа полисны якын көннәрдә алырга тырышырга кирәк. Моның өчен иминият медицина...