Машина елгага тәгәрәп төшкән - йөртүчесе чыга алмаган
Фаҗига

Машина елгага тәгәрәп төшкән - йөртүчесе чыга алмаган

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана

Татарстанда текә ярдан елгага төшеп киткән җиңел автомобильне судан чыгаруларын видеога төшереп алганнар. Агентлыкның үз хәбәрчесе «Татар-информ»га фаҗига урынында төшерелгән видеоязма җибәрде.

«Татар-информ» агентлыгы республиканың Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылы янында җиңел машинаның Ык елгасында батуы хакында хәбәр иткән иде инде. «Лада» автомобиле текә ярдан елгага төшеп киткән һәм баткан.

Шунысы кызганыч, машинаның йөртүчесе һәлак булган. Бүген иртән 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре ярдан биш метр эчтәрәк 54 яшьлек ир-атның мәетен табып алган.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Чыганак


Нет комментариев