Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Татарстанда тагын бер бала батып үлгән

Бала шунда ук диярлек су астына киткән

Түбән Кама янындагы күлдә 13 яшьлек малай батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га вакыйга урыныннан агентлыкның үз хәбәрчесе хәбәр итте.

Билгеле булганча, фаҗига кичә көндез Кызыл Чишмә бистәсе янында Каракүл күлендә булган. Фаҗига шаһитлары агентлык корреспондентына сөйләгәнчә, ике үсмер су коенырга килгән. Берсе йөзә белмәгән, әмма суга сикерергә уйлаган. Бала шунда ук диярлек су астына киткән.

Үсмер һәлак булган урынга 6нчы зона коткару отряды коткаручыларының водолазлары килгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә малайны ярга һәлакәт урыныннан ерак булмаган балыкчылар чыгарганын әйткәннәр.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев