Җәйге вакытка күчүне кире кайтару турындагы закон проекты Думага тапшырылачак
Чәршәмбе, җәйге кояш торгынлыгы көнендә Дәүләт Думасына җәйге вакытка күчүне кире кайтару турындагы закон проекты тапшырылачак. Дәүләт Думасы депутаты Михаил Матвеев (КПРФ) тегеграм-каналда шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«21 июньдә, җәйге кояш торгынлыгы көнендә Дәүләт Думасына «җәйге вакытка» күчүне кире кайтару турындагы закон проекты тапшырылачак», - дип язган ул.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев