Ирек Шәриповның нинди вазифага китүе әлегә билгеле түгел
29 июльдә Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры вазифасыннан киткән. дип яза "Татар-информ".
«29 июльдә приказ чыкты. Ирек Илдусович дүшәмбедән эшкә килмәде. Әлегә директор вазифаларын аның урынбасары башкара», - дип хәбәр иттеләр Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директорының кабул итү бүлмәсендә «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ирек Шәриповның нинди вазифага китүе әлегә билгеле түгел.
- Шәрипов Ирек Илдусович 1969 елның 15 ноябрендә Әгерҗе районы Кырынды авылында туган. Казан дәүләт университетында журналист белгечлеге алган.
- Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йортын 2012 елдан бирле җитәкләгән.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев