Сайлау оешкан төстә узды
Көн темасы

Сайлау оешкан төстә узды

Сайлаучылар активлык күрсәттеләр

17-19 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына, җирле үзидарә органнарына сайлауларда район сайлаучылары активлык күрсәттеләр. 

Әлеге көннәрдә сайлау участокларына 21349 (сайларга хокук булганнарның 88,4 проценты) әгерҗеле килде.

Район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашында узган эшлекле чәршәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Азат Вәлиев сайлауларда актив гражданлык позициясе күрсәткән райондашларыбызга олы рәхмәтен җиткерде.   

–    Сайлауларны закон таләпләре нигезендә уздыруга зур тырышлык куйганнары өчен территориаль һәм участок сайлау комиссияләре җитәкчеләре һәм вәкилләренә,  оешма-предприятие җитәкчеләренә, күзәтүчеләргә, “Роспотребнадзор” идарәсе, агрофирма һәм ветеринария берләшмәсе белгечләренә, полиция хезмәткәрләренә – аерым рәхмәтебез, – дип билгеләп үтте Азат Рөстәм улы. 
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев