Татарстан синоптиклары аномаль эсселек аркасында кисәтү игълан итте
Көн темасы

Татарстан синоптиклары аномаль эсселек аркасында кисәтү игълан итте

Иртәгә, 29 июльдә, республикада көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы урыны белән +37 градуска кадәр күтәреләчәк

Татарстанга аномаль эссе көннәр якынлашу сәбәпле республикада кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртәгә, 29 июльдә, республикада көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы урыны белән +37 градуска кадәр күтәреләчәк, дип искәртә синоптиклар.

Шул ук вакытта, метеорологларның мәгълүматлары буенча, төнлә һәм көндез Татарстанның кайбер районнарында, Казанны да кертеп, яшенле яңгырлар көтелә. Җилнең тизлеге урыны белән секундына - 15-20, көчәйгәндә 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы республикада август аеның тотрыксыз һава торышы белән башланачагы хакында хәбәр иткән иде.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев