Татарстанда эсселек 37 градуска кадәр җитәчәк
Көн темасы

Татарстанда эсселек 37 градуска кадәр җитәчәк

Термометрның терекөмеш баганасы 30дан 39 градуска кадәр күтәреләчәк

Якын көннәрдә Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда, Чуашстан һәм Ульяновск өлкәсендә бик көчле эсселек көтелә: термометрның терекөмеш баганасы 30дан 39 градуска кадәр күтәреләчәк. “Известия”, Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренә таянып, шулай дип хәбәр итә.

“Якын араларда Татарстанда, Чуашстан, Ульяновск өлкәсе, Таймыр, Сахалин, Ханты-Манси автономияле округында һава температурасы нормадан 7 градуска һәм аннан да күбрәккә артып китәчәк”, – дип сөйләп үткән метеоролог.

Аның әйтүенчә, 28 һәм 29 июльдә республикада һава температурасы +36…+37 градус чикләрендә тирбәләчәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев