Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
Көн темасы

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Беренче тапкыр шторм кисәтүе 13 апрельдән 20 апрельгә кадәр игълан ителде

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика территориясендә урманнарда югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы саклануы турындагы шторм кисәтүен озайта.

«17-24 июльдә Татарстан территориясендә урыны белән урманнарда югары (4 класслы) һәм гадәттән тыш (5 класслы) янгын куркынычы саклана», диелгән хәбәрдә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, быел урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, беренче тапкыр шторм кисәтүе 13 апрельдән 20 апрельгә кадәр игълан ителде.

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев