Владимир Путин «КАМАЗ» автомобиле руле артына утырды
Көн темасы

Владимир Путин «КАМАЗ» автомобиле руле артына утырды

Кабинада дәүләт башлыгы белән бергә Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин утырган

Россия Президенты Владимир Путин Ту-160М самолетында очканнан соң берникадәр вакыт узгач, «КАМАЗ» автомобиле руле артына утырды. Дәүләт башлыгының кабинага утырган вакыты төшерелгән видео журналист Павел Зарубин телеграм-каналында чыкты.

Кабинада дәүләт башлыгы белән бергә Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин утырган. Алар бергә М12 «Казан-Мәскәү» трассасына китте.

М12 трассасының 727 нче километрындагы заправка комплексында дәүләт башлыгы яңа трассаның киләчәктә үсеше перспективалары белән танышты, дип яза «Татар-информ».

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев