Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

2021 елда үзара салым акчалары нәрсәгә тотылган?

Җирде бюджет өчен зур ярдәм

Авылларда узган халык җыеннарында авыл башлыклары узган ел җыелган үзара салым акчаларының нинди эшләргә тотылуы буенча исәп-хисап тоталар. 
“Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитетының оештыру бүлеге начальнигы Лилия ШӘРИПОВА үзара салым акчаларына Әгерҗедә нинди эшләр башкарылганлыгы хакында бәян итә. 

–    2021 елда Әгерҗедә халыктан 1 миллион 137 мең 600 сум акча җыелды. Һәр бер сумга дүрт сум исәбеннән республика бюджетыннан 4 миллион 550 мең 400 сум акча керде. 2020 елның 30 ноябрендә узган гражданнар җыены карары нигезендә әлеге акчалар җирле проблемаларны чишүгә юнәлтелде. Сүз уңаеннан, үзара салым акчалары  катгый рәвештә Федераль закон таләпләре нигезендә тотыла. Товар, эш, хезмәтне сатып алу торг нәтиҗәләренә нигезләнеп алып барыла. Бу хактагы тулы мәгълүмат сатып алулар өлкәсендәге рәсми Бердәм мәгълүмат системасында урын ала. 

2021 елда җыелган үзара салым акчаларына Сәетов (Островский урамыннан алып Калинин урамына кадәр) һәм Гоголь урамы буенча яңа тротуарлар төзелде. Әлеге эшкә 2 миллион 730 мең 106 сум 60 тиен акча тотылды. Шәһәр территориясендә куркыныч агачларны кисү башкарылды. Бу юнәлешкә 804 мең 003 сум 64 тиен акча сарыф ителде. Шунысын да әйтү кирәк, куркыныч агачларны кисү шәһәр халкыннан кергән гаризалар нигезендә алып барыла. Иске татар зиратында куркыныч агачларны кисү эше дәвам итте.  Бу юнәлешкә тотылган сумма – 817 мең 709 сум 66 тиен. Әлеге проблема православие зираты өчен дә актуаль булып кала, шуңа күрә 2022 елда биредә дә агачларны кисү эшен башкару планлаштырыла. Әгерҗе елгасы юлын чистартуга 194 мең сум акча бүленде. Яздан алып көзгә кадәр шәһәрне чәчәк түтәлләре бизи. Бу эштә дә үзара салым акчалары файдаланыла. Чәчәк үсентеләре сатып алуга 199 мең 965 сум акча тотылды. Шәһәрне яктырту мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булып кала. Кайдадыр янып чыккан лампаларны алыштырырга, каядыр яңаларын куярга кирәк. Шәһәр территориясендәге урамнарны яктырту өчен электр товарлары шулай ук үзара салым акчаларына сатып алына. 2021 елда бу юнәлешкә 569 мең 957 сум 05 тиен акча тотылды. 300 мең сумга балалар өчен уен комплекслары сатып алынды. Алар яз көне Гайнуллин һәм Заводская урамнарына урнаштырылачак. 
Нәтиҗәдә, 2021 елда 5 миллион 615 мең 741 сум 95 тиен акча тотылды. Калган акчалар 2022 елда халык җыены карары нигезендә билгеләнгән эш төрләренә бүленәчәк. 

Үзара салым акчалары җирле бюджет өчен зур ярдәм булып тора. Бу яклап шәһәр халкына олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Әлеге акчалар шәһәрне матурлау, тәртиптә тоту буенча бик күп мәсьәләләрне чишү мөмкинлеген бирә.       

2021 елдагы үзара салым акчасы 
5 миллион 688 мең сум
Тотылды
5 миллион 615 мең 741.95 сум
Тротуар төзү
2 миллион 730 мең 106.60 сум
Агач кисү
804 мең 003,64 сум
Елга юлын чистарту
194 мең сум
Чәчәк үсентеләре алу
199 мең 965 сум
Шәһәрне яктырту
569 мең 957,05 сум 
Балалар өчен уен комплекслары
300 мең сум

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев