Бу бик мөһим, ди ул
Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев сайлауларда тавыш бирде. Артур Эльфатович сайлау участогына улы Руслан белән килде. Руслан - Ижау шәһәре 20нче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.
"Моны принципиаль мөһим дип саныйм, чөнки сайлаулар - гражданлык позициясе чагылышы, илебезнең, республикабызның, районыбызның киләчәген билгеләгән мизгел. Тавыш бирү участокларына килгәндә, без иң элек илебезнең киләчәге, балаларыбызның киләчәге өчен сайлыйбыз. Илебез - бик көчле дәүләт, һәм һәрберебезнең тавышы аны киләчәктә нинди үсеш көткәнен билгели", - дип ассызыклады җитәкче.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев