Данир Сабировны үз бакчасында бернинди чиратсыз фотога төшәргә чакыручылар бар
Пародист Данир Сабиров хатыны Миләүшә белән былтыр алмагачы чәчәк аткан вакытта төшкән фотосессиясен күрсәтте.
«Төгәл бер ел элек булган фотосессия. Анда да салкын иде. Имеш «җылы» кыяфәт ясап, иртәнгә сәгать биштә Казан үзәгендәге алмагачлар янында килештереп йөреш. Иртәнге биштә бармасаң, аннары алмагачлары янында фотога төшәргә чират җыела икән анда», – дип уенын-чынын кушып язган ул социаль челтәрдәге шәхси битендә.
Артистның виртуаль дуслары «бигрәк пар килгәнсез инде», «матур фотолар», «нинди матур истәлек» кебек коммментарийлар калдырган һәм изге теләкләрен язып калдырган.
Данир Сабировны үз бакчасында бернинди чиратсыз фотога төшәргә дә чакыручылар бар.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев