Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗелеләр район башлыгы белән саубуллаштылар

ТР Президенты Указы нигезендә Валерий Макаров “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.

Бүген Әгерҗе район Советы һәм “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге Советының берләштерелгән чираттан тыш утырышы узды.

Сигез елга якын район халкына хезмәт иткән, туган төбәгебезне үстерүгә, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга зур өлеш керткән Валерий Макаровның үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуга багышланган утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин, аның урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” җәмгыяте  генераль директоры Иван Егоров, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнаштылар.

Утырышта Валерий Макаров, үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуны сорап, депутатларга мөрәҗәгать итте. Ул кулга-кул тотынып эшләгән хезмәттәшләренә, оешма-предприятие җитәкчеләренә, депутатларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

  • Шушы еллар эчендә сезнең белән бергәләп бик күп  эшләр башкардык. Безнең өчен халык мәнфәгатьләре һәрчак алгы планда булды. Киләчәктә дә эшне шушы юнәлештә дәвам иткәндә яңа җитәкчегә һәрьяклап ярдәм күрсәтерсез дип ышанам, – дигәч, зал алкышларга күмелде.

 

Алексей Песошин да үз чыгышында шушы еллар эчендә Әгерҗе районында башкарылган эшләргә тукталды.

  • Валерий Макаров җитәкчелек иткән чорда районда күп кенә социаль-икътисади  мәсьәләләр чишелде, иҗтимагый- сәяси яктан тотрыклылык күзәтелде. Халык белән хакимият арасында тыгыз элемтә урнаштыруда да Валерий Владимировичның роле зур булды. Әгерҗе районы Дәүләт программаларында актив катнашып килә. Кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә дә билгеле уңышларыгыз бар. Безнең алда торган төп бурыч – халыкның лаеклы яшәешен тәэмин итү. Пандемия белән бәйле рәвештә без моны яңа шартларда башкарырга өйрәнергә тиеш.

Район хакимияте алдында торган тагын бер мөһим мәсьәлә – республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә район икътисады секторларының нәтиҗәлеген күтәрү буенча эзлекле эш алып бару. Авыл хуҗалыгына аерым игътибар кирәк. Бу хуҗалык итүнең кече һәм эре формаларына карый, – дип ассызыклады Алексей Валерьевич.

Алексей Песошин район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын Азат ВӘЛИЕВка тапшыру тәкъдиме белән дә чыкты.

  • Республиканың хакимият органнарында туплаган бай тәҗрибәсе, тирән белеме район алдында торган бурычларны хәл итүдә ярдәм итәр дип ышанам. Аның кандидатурасын Президентыбыз да хуплады, – диде Хөкүмәт җитәкчесе.
  • Мин  хезмәт сөючән гаиләдә туып үстем. Әти-әни кечкенәдән үк башкаларга кешелекле мөнәсәбәттә булырга, хезмәтне яратырга кирәклеген төшендереп тәрбияләделәр. Шушы сыйфатлар хезмәтебезне алга таба нәтиҗәле рәвештә бергә дәвам итүгә йогынты ясар дип ышанам, – диде Азат Рөстәм улы җавап чыгышында.

 

Михаил Фролов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев