Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗелеләр яңа чикләүләргә ничек күнегә

Бар да тәртипкә салына

Эпидемиологик хәлнең катлаулы булуына бәйле рәвештә ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кайбер оешмаларга QR-код күрсәтеп керүгә кагылышлы карар чыгарылганга ун көн вакыт узды. Бүген Әгерҗедә бу яклап хәл ничек, кайларга кергәндә код күрсәтү таләп ителә һәм халык яңа кагыйдәләргә ничек күнегә?

Исегезгә төшерәбез: спорт объектларына, 400 квадрат метрдан артык мәйдандагы сәүдә заллы үзәкләргә,  азык-төлекнеке булмаган хуҗалык кибетләренә, җәмәгать туклануы предприятиеләренә кергәндә QR-код күрсәтү таләп ителә. Массакүләм чаралар уздырганда кино, концерт, спорт залларын 50 процентка гына тутырырга (әмма 500 кешедән артык түгел) ярый. Шул ук вакытта тамашачыларны тигез бүлеп утырту да тиешле. 

Урыннарның 70 процентына утырту да рөхсәт ителә. Бу очракта чараны оештыруда катнашучыларның барысы да коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган булырга тиеш (бу исемлеккә медицина кире кагуына ия  (медотвод)  булучылар, ягъни соңгы 6 айда авыручылар керми). Зурлар объектка керү уңаенда QR-код күрсәтәләр. 

Мәдәни чара уздыру турында ТР Министрлар Кабинетының эпидемиягә каршы-санитар комиссиясен – җиде көн алдан, спорт чарасын уздыру хакында бер ай алдан кисәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев