Әгерҗелеләрне битлек һәм перчаткалардан йөрергә өндиләр
Көн темасы

Әгерҗелеләрне битлек һәм перчаткалардан йөрергә өндиләр

Коронавирус пандемиясе аркасында Әгерҗе районында үзчикләү режимы дәвам итә.

  • Җәмәгать урыннарында битлекләрдән булу, кибет, җәмәгать транспорты, таксиларда маска һәм перчаткалардан булу мәҗбүри, – ди коронавируска каршы район штабы җитәкчесе Римма Гыйльметдинова. – Шәһәрдә тикшерүләр дәвам итә. Режимны бозучылар җаваплылыкка тартыла.
  • Соңгы тәүлектә дежур частена 25 хәбәр алынган. Аның берсе – дистанцион төстә мошенниклык гамәле белән бәйле.

Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча 13 майга Әгерҗе районында  Covid-19 белән авыруның яңа очрагы ачыкланмаган. Шул рәвешле, районда авырулар саны элеккечә 6 кала. Роспотребнадзор карарлары нигезендә 15 кеше күзәтүдә. Шуларның икесе – бала, 11е – башка төбәкләрдән кайтучылар.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев