Камада йөзеп йөри торган өйне видеога төшереп алганнар
Көн темасы

Камада йөзеп йөри торган өйне видеога төшереп алганнар

Безнең яклар өчен гадәти булмаган тамаша

Бу көннәрдә Кама елгасында бер өй йөзеп йөргән. Чаллыда яшәүчеләр моны видеога төшереп алган.

Әлеге кадрлар «ВТатарстанепоймут» төркемендә чыкты.

«Безнең яклар өчен гадәти булмаган тамаша», диелә видео янында.

Социаль челтәр кулланучылар төрлечә фаразлый. «Кешеләрдән туеп качкан», «татарларның Нух көймәсе», «Ярдан егылып төшкән», диләр.

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев