КФУ ректоры Илшат Гафуров кулга алынуына карата шикаять белдергән
Көн темасы

КФУ ректоры Илшат Гафуров кулга алынуына карата шикаять белдергән

Аны Алабуга депутатын заказлы үтерүдә гаеплиләр

Яллап кеше үтерүдә шикләнелеп кулга алынган КФУ ректоры Илшат Гафуров кулга алынуына карата суд карарына шикаять белдергән. Бу турыда Мәскәүнең Басман суды вәкиленә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Искәртеп узабыз, декабрь азагында Илшат Гафуровны тоткарлыйлар, аны Алабуга депутатын заказлы үтерүдә гаеплиләр. Мәскәүнең Басман суды КФУ ректорын ике айга, 21 февральгә кадәр, кулга алды. 

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев