Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Котельныйлар операторларсыз эшләячәк

Җылылык сезонына әзерлек

Андрей АВДЕЕВ “Таткоммунэнерго” җитештерү берләшмәсенең Әгерҗе энергорайоны начальнигы итеп билгеләнде. Әлеге билгеләнү энергосистемада зур үзгәрешләр барган чорга туры килде. Җитәкче белән системадагы яңалыклар һәм районның җылылык сезонына әзерлеге турында әңгәмә кордык. 

–    Андрей Сергеевич, тулаем алганда, кышкы чорга әзерлек ничек бара?
–    Ягулык сезонына әзерлек планлы режимда алып барыла. Бер ай элек җылылык белән тәэмин итү системаларының кышкы чорга әзерлеге тикшерелде. Әлеге эш Ростехнадзорның Идел буе идарәсе Чаллы бүлеге тарафыннан башкарылды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган кимчелекләрне бетерүгә кагылышлы беркетмә бирелде. 

–    Кимчелекләр юк ителгәндер бит инде?
–    Әйе. Бүгенге көнгә аларның барысы да бетерелде. Кабат тикшерү килгәнен көтәбез. Шуннан соң җылылык белән тәэмин итү оешмасының 2020-2021 елдагы ягулык сезонына әзерлеге турында акт тапшырылачак. 

–    Энергорайон эшендәге яңалыклар турында да әйтеп үтегез әле. 
–    Быел шәһәр котельныйларын диспетчерлаштыру буенча  зур эш алып барыла. Яңа җиһазлар һәм автоматика урнаштырыла. Ә бу операторлар хезмәтеннән файдаланмыйча гына автомат режимда эшләргә күчүгә мөмкинлек бирәчәк.   

–    Сезнең оешмада быел республика программалары кысаларында да байтак кына эшләр башкарылганы мәгълүм...
–    Чыннан да, пандемия белән бәйле хәлгә карамастан, республика буенча төзелеш һәм ремонт эшләре быел да дәвам итте. Аерым алганда, Әгерҗе энергорайоны тарафыннан шәһәрдәге Гагарин урамындагы тузган җылылык трассасы алыштырылды. Шулай ук үзәк китапханәне җылылык белән тәэмин итү җиһазы алыштырылды. Халыкны социаль яклау бүлеге һәм район үзәк хастаханәсенең көндезге стационары урнашкан биналарны җылыту бүлмәсендә, 2нче, 3нче шәһәр мәктәпләре котельныйларында казаннар алыштырылды. 

Авылларда да зур эш башкарылды. Иж-Бубый һәм Салагыш мәктәпләренә, Пеләмеш башлангыч мәктәп-бакчасына илтүче җылылык трассалары алыштырылды. Тирсә авылындагы муниципаль учреждениеләрне җылытучы, Көчек мәктәбен җылылык белән тәэмин итүче, Кадыбаш авылы  котельныйларындагы казан һәм газ җиһазлары яңартылды. Әлеге эшләрнең гомуми суммасы 11 миллион сум тәшкил итә. 

–    Учреждение һәм йортларга җылы кайчан киләчәк?
–    Бу атна башыннан мәгариф учреждениеләрен җылылык белән тәэмин итүче  системаларны су белән тутыру эше башкарыла. Якын көннәрдә район башкарма комитеты карары нигезендә\ әлеге учреждениеләргә җылы җибәреләчәк. Аннан калган учреждениеләр һәм торак йортларга чират җитәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X