Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Нибары бер фактор коронавирус йоктыру куркынычын 250 процентка арттыра

Игътибарлы булыгыз

Йокы туйдырмаган кешеләрнең коронавирус һәм башка төрле вируслы инфекцияләр йоктыру куркынычы 250 процентка югарырак. Бу хакта Ломоносов исемендәге МДУның йокы медицинасы үзәге җитәкчесе Александр Калинкин сөйләде, дип хәбәр итә «Говорит Москва» радиостанциясе.

«Йокыны кыскарткан вакытта иммунитет кискен кими. Биш сәгать йоклаган кешеләрнең, җиде сәгатьтән артык йоклаган кешеләр белән чагыштырганда, теләсә нинди вирус инфекциясен эләктерү ихтималы 250 проценттан артып китә. Йокы бик мөһим, ул безнең иммунитетны тәэмин итә», — дип ассызыклады сомнолог.

Калинкин искә төшергәнчә, туклану һәм физик активлык белән беррәттән йокы сәламәтлек һәм озын гомернең нигезен тәшкил итә. Аның сүзләренчә, эш көннәрендә дә, ял көннәрендә дә бер үк вакытта йокларга яту һәм тору яхшырак. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев