Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өч авыл җирлегендә – яңа башлыклар

Авыл башлыклары сайланды

Узып баручы атнада авыл җирлекләрендә беренче оештыру утырышлары үтте һәм аларда авыл башлыклары сайланды. Егерме бер авыл җирлегенең өчесен яңа башлыклар җитәкләячәк. 

Утыз елдан артык туган  Кадыбаш авыл җирлеге белән җитәкчелек иткән хөрмәтле Илфат Рамазановка район Советының беренче утырышында район башлыгы Азат Вәлиев Мактау грамотасы тапшырды. 

–    Гомерегезнең күп өлеше туган авылыгызга хезмәт итүгә багышланган. Аның якты киләчәге, социаль үсеше өстендә армый-талмый эшләвегез өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез, – диде Азат Рөстәмович. 

Кадыбаш авыл җирлеген Хәлил Закиров җитәкләячәк. Җирлекнең оештыру утырышында депутатлар аның кандидатурасын раслаганнар. Яңа Бәзәкә авыл җирлеге белән Мәгъсум Салихов, Тәбәрле авыл җирлеге белән Рафил Сәлимуллин җитәкчелек итәчәк. 

Калган авыл җирлекләрендә башлыклар үз эшләрен дәвам итәләр: Азевода – Владимир Семенов, Бимада – Эдуард Михайлов, Девятерняда – Фәнис Йосыпов, Иж-Бубыйда – Раиф Ваһапов, Исәнбайда – Фәнил Сираев, Кадрәктә – Александр Михайлов, Кичкетаңда – Зөлфәт Нуриев, Красный борда – Анатолий Лазарев, Кырындыда – Илназ Закиров, Кодашта – Фәнис Шакиров, Күләгәштә – Юрий Васильев, Көчектә – Рөстәм Нурмөхәммәтов, Салагышта – Мансур Мөхәммәдиев, Сарсак-Омгада – Тамара Николаева, Иске Эсләктә – Илдус Гафаров, Иске Чекалдада – Павел Королев, Тирсәдә – Рафил Закиров, Шаршадыда – Вәсил Баһаветдинов.

Район башлыгы аларга авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек теләде.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев