Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өлкәннәр ункөнлегендә ташламалар һәм льготалар каралган

Безгә һәрберегез кадерле

1 октябрь – Өлкәннәр көне якынлаша. Коронавирус белән бәйле пандемия әлеге уңайдан уздырылучы күп кенә традицион чараларга төзәтмәләр кертсә дә, өлкәннәргә карата булган хөрмәт һәм игътибарыбызны берни дә киметә алмый. 

–    Пандемия өлкән буынга аеруча сакчыл карарга, аларның сәламәтлеген тагын да кайгыртырга өйрәтте. Шуңа күрә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында массакүләм чаралар уздырмауны сезнең хакта кайгырту дип кабул итсәгез иде, кадерлеләребез. Безгә сезнең һәрберегезнең исән-сау булуы кирәк. Шуны күз уңында тотып, чараларның күбесе онлайн-форматта үтәчәк, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Римма Гыйльметдинова.

Ункөнлек уңаеннан һәр оешма үз планын булдырды. Әйтик, мәшгульлек үзәге 30 сентябрьдә өлкән яшьтәге райондашларыбыз өчен вакансияләр ярминкәсе уздырырга планлаштыра. 3 октябрьдә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Өлкәннәрнең теләген искә алып, волонтерлар өлкән шәһәрдәшләребезгә сатып алган азык-төлекне алып кайтуда ярдәм күрсәтәчәк. Шушы ук көнне ярминкә мәйданында районыбыз үзешчәннәре концерты да тәкъдим ителәчәк. Сүз уңаеннан: ункөнлек дәвамында волонтерлар ялгыз яшәүче өлкәннәргә кибеттән азык-төлек, даруханәдән кирәкле преапаратлар алып кайтуда һәм башка эшләрдә ярдәм күрсәтәчәк. Моның өчен 21086, 22558 телефоннары буенча халыкны социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

–    Без һәр җитәкче алдына оешмада эшләп лаеклы ялга киткән өлкәннәргә хөрмәт һәм игътибар күрсәтү бурычын куябыз. Аның формасын планлаштырганда, иң беренче чиратта, өлкәннәрнең сәламәтлеге күз уңында булырга тиеш, – ди Римма Ринатовна. – Өлкәннәргә хөрмәт һәм игътибар күрсәтүдә үрнәк булырдай һәр башлангычка рәхмәтле без. Бу уңайдан “Альфа”, “Кировское” ТОСларын мисал итеп китерү урынлы булыр. Аларның җитәкчеләре елның-елында үз өлкәннәрен хөрмәтләү җаен табалар. Быел да бу яклап иң беренчеләрдән булып инициатива күрсәттеләр инде.    

УНКӨНЛЕК БАРЫШЫНДА ӨЛКӘННӘРГӘ КӨНКҮРЕШ ХЕЗМӘТЕ КҮРСӘТҮДӘ ТАШЛАМАЛАР КАРАЛГАН: 
1 октябрьдә:
“Гүзәл” сәүдә йортында чәчтарашханәдә 25%, “Matrix» (Нариманов тыкрыгы,2а) чәчтарашханәләрдә – 50 процент ташлама.
Шәхси эшмәкәр Л.Джаметов автоостаханәсендә май алыштыру, диагностиканың барлык төрләренә 10 процент ташлама.
Шәхси эшмәкәрләр С.Егорова (“Гүзәл” сәүдә йорты, К.Маркс урамы,13) Н.Голосеева  (“Погребок”, М.Горький тыкрыгы, 1) документларга фото ясатуда – 50, соңгысында барлык ассортиментка да – 5 процент ташлама. 
Шәхси эшмәкәрләр Ю.Матвеев (М.Горький урамы,13), О.Козачук (“Чаллы-Бройлер” кибете) остаханәләрендә аяк киеменә вак ремонт ясатуга – 50 процент ташлама. 
“Альянс” (21300), “Каскад” (25000), “Рэтрал” (23000), “Сокол” (23800) такси хезмәте автомобильләрендә шәһәр буенча йөрү – 50 сум. 
“Авиценна” даруханәсе аптека товарларына – 5, шәхси эшмәкәр Э.Кадырова  даруханә пунктлары товарларына – 10 процент ташлама. 
2 октябрьдә – хатын-кызларга, 3 октябрьдә ир-атларга шәһәр мунчасында юыну бушлай. 
“Пятерочка” кибетләре 22 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр, “Магнит” кибетләре дүшәмбе-җомга көннәрендә 8-11 сәгатьләрдә 10 процент ташламалар тәкъдим итә. 
Ташламалардан файдалану өчен һәр очракта да пенсия таныклыгы булу мөһим.      
ххх
Ункөнлек барышында өлкәннәр өчен  “кайнар линия” телефоннары эшли:
22942 (социаль иминият), 21346 (район башкарма комитеты), 22958, 22395 (Пенсия фонды), 21086, 22558 (халыкны социаль яклау), 22791 (поликлиника), 23100 (район башкарма комитеты, юридик бүлек).  

М.Ягъфәрова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев