Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Равил Гайнетдин: Тугыз кешенең гомерен өзгән үтерүченең вәхшилеге бар кешене тетрәтте

Быел Ураза бәйрәме Казандагы фаҗига белән кайгылы рухта

 Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин Ураза гаетенә багышланган бәйрәм вәгазендә Казан мәктәбендәге фаҗигане искә алды. «Тугыз кешенең гомерен өзгән үтерүченең вәхшилеге бөтен кешене тетрәтте», — дип белдерде ул.

«Быел Ураза бәйрәме Казандагы фаҗига белән кайгылы рухта. Без кардәшләребезнең хәсрәтен ихластан уртаклашабыз, дога кылабыз һәм уйланабыз: ничек итеп киләчәктә шундый фаҗигаләрне булдырмый калырга?» — дип мөрәҗәгать итте шәех.

Равил хәзрәт гаилә, намус, бурычларга, олыларга хөрмәт, кечеләрне кайгырту кебек традицион кыйммәтләрдән башка кешелек ориентирларын югалтып, намуссызлыкка барганын билгеләп узды.

«Бәйрәм алдыннан иудаизм, христанлык, ислам җирләре утта калды. Нәфрәт утларына борчусыз карап булмый. Картларны, хатын-кызларны куу, коралсыз тыныч халык белән көрәш хөкемгә лаек. Без дошманлыкка түгел, тынычлык юлларын эзләргә өндибез. Бу изге сәгатьләрдә бөтен үтерелгән кешеләрнең рухларына дога кылабыз, Аллаһыдан аларга Җәннәттә урын сорыйбыз», — диде Равил хәзрәт Гайнетдин. 

Чыганак

Фото:https://www.muslim.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев