Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башкарма комитеты җитәкчесе сайланды

Туган районга хезмәт итәсем килә

Әгерҗе район Советының II сессиясендә депутатларның күпчелек тавышы белән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Артур Акбашев сайланды.

– Бүгенге сессия аеруча җаваплы. Чөнки сезнең алда район башкарма комитеты җитәкчесен сайлау бурычы тора, – дип мөрәҗәгать итте депутатларга ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе  Айрат Зарипов. 

– Мин Әгерҗедә туып үстем.Мәктәпне тәмамлау белән тимер юлда эшли башладым. 30 еллык хезмәт юлым тимер юллар белән бәйле. Тимер юл транспорты өлкәсендә төрле дәрәҗәдәге җитәкчелек вазифаларын башкарырга туры килде. Әлеге өлкәдә туплаган бай тәҗрибәне туган районым үсеше өчен файдаланасым килә. Ә үсү өчен мөмкинлекләр бар дип уйлыйм. Бүгенге көндә Әгерҗе халыкара әһәмияткә ия транспорт-логистика үзәге төзү мәйданы буларак карала. Әлеге проектны тормышка ашыру икътисади һәм социаль яктан районга бик зур этәргеч бирәчәк. Агросәнәгать өлкәсендә дә тиз арада чишелеш таләп итүче мәсьәләләр бик күп. Авыл хуҗалыгын үстерү буенча төзелгән юл картасы нигезендә бу юнәлештә тә үз фикерләрем, планнарым бар, – дип сөйләде Артур Өлфәт улы.

Ачык тавыш бирү юлы белән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Артур Акбашев сайланды.

– Авыр һәм катлаулы вазифаны башкарганда киңәшләшеп, ярдәм итешеп эшләү, ачык булу кебек сыйфатлар уңышларга ирешергә ярдәм итәр дип уйлыйм, – диде район башлыгы Азат Вәлиев яңа җитәкчене тәбрикләп.

Сессиядә район Советы каршындагы даими комиссияләр составлары да расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев